Уфага янә дрон һөҗүме
Украина каналлары шәһәр өстендәге куе кара төтен кадрларын чыгарды. Җирле халык шартлау тавышлары ишетүләрен хәбәр итә.
ASTRA басмасы һөҗүмнең «Башнефть-Новойл» ширкәтенә ясалуын ачыклаган.
Уфаның төньягында Башнефтьның өч ширкәте бар: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ».
Әлеге корылмалар бер-берсенә якын урнашкан.
Аларның икесенә узган ялларда һөҗүм ясалган иде инде.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров дроннар бәреп төшерелде дип белдерде. Бүген дә һөҗүмнәр кире кагылды диде түрә. Аның сүзләренчә, «дрон калдыклары Уфаның сәнәгать мәйданына төшкән». Зыян күрүчеләр юк дип белдерә Хәбиров.
Украинага ясалган һөҗүмнәргә җавап итеп ВСУ Русиянең стратегик ширкәтләренә даими бәреп тора.
Post #31476
325
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Дроннар Уфага һөҗүм итте Беренчел мәгълүматларга күрә, "Башнефть"нең нефть эшкәртү корылмаларының берсендә янгын чыккан Һөҗүм турында Exilenova+ һәм Supernova+ телеграм-каналлары хәбәр итте. Рәсмиләр әлегә һөҗүм турында белдермәде. Бу — соңгы биш көндә…
- 🤔 3
- 🔥 2
- ❤ 1
- 👍 1