Хәзер кыскача башка хәбәрләр
🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Киев өлкәсендә 14 кеше һәлак булган, 26 кеше яраланган. Киев шәһәре мэры Виталий Кличко сүзләренчә, шәһәрдә аммиак агып чыккан.
🔸Украина дроннары Тула өлкәсендәге Wildberries келәтенә һөҗүм иткән, нәтиҗәсдә янгын чыккан, бер кеше җәрәхәтләнгән. Өлкә губернаторы Дмитрий Миляев хәбәр итүенчә, ике күпкатлы торак йортка һәм ике җитештерү корылмасына да зыян килгән.
🔸Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфа һава аланы очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Халык мобил интернет эшләмәүдән зарлана.
🔸Хәзер җинаятьчел төркемнәрдә һәм берләшмәләрдә катнашуда, наркотиклар контрабандасында, атом-төш материалларын урлауда, шулай ук дәүләт серен үз эченә алган документларны югалтуда гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр дә Русия Саклану министрлыгы белән контракт төзи алачак. Русия президенты Владимир Путин бу канунны имзалады
@azatliqradiosi
Post #31474
326
- 👍 1
- 👎 1
- 🕊 1