TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31473 307
⚡️Татарстанның Яшел Үзән районында дрон һөҗүме нәтиҗәсендә сивил корылмада янгын чыккан

Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белдерде.

"Калдыклар төшү нәтиҗәсендә сивил корылмасының берсендә кечкенә янгын чыкты. Ул тиз арада сүндерелде. Вакыйга урынында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр юк", диде ул.

Supernova украин каналы Яшел Үзәндә Wildberries келәтенә һөҗүм ясалган булырга мөмкин дип белдерә.

Inkazan Telegram каналы укучылары Казанның төньягында шартлау тавышлары ишетелүе турында язды.

Соңрак Татарстан саклану министрлыгы Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелүен хәбәр итте.

▪️Бүген иртән Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Чистай, Зәй, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллыда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Хәзер Казан белән Яшел Үзәндә чикләүләр алынды.

@azatliqradiosi
  • ❤‍🔥 1
  • ❤ 1
  • 👍 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 6, 2026Австралиядә беренче тапкыр татар корылтае узды Australian Tatar Forum – Kurultai 2026 Адел…
  2. Oct 6, 20262026 ел физикадан Нобель бүләге АКШтагы Висконсин–Мэдисон университетында эшләүче Бельгия…
  3. Oct 6, 2026Роскомнадзор "Татар шурасы" сайтын томалаган Сайтны томалау 126нчы федераль канунның 65.1…
  4. Oct 6, 2026Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүменнән ике кеше һәлак булган, тугыз кеше яраланган Бу хакта Мәск…
  5. Oct 5, 2026Уфада җырчы Земфира үскән йорттагы аңа багышланган муралны прокуратура таләбе белән буяган…
  6. Oct 5, 2026Ни өчен Татарстанның Дәүләт шурасы рәисе итеп сәясәтчене сайламадылар? Татарстанның сәяси…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →