Үзбәкстанның Кануннар чыгару пулаты үзбәкстан әлифбасын латин имласы нигезендә үзгәртүне раслады
Әлеге реформа Sh, Ch, O’ һәм G’ - ны Ş, Ç, Ö һәм Ğ - га үзгәртүне күздә тота. Бу үзбәк язуын башка төрки телләрнең әлифбалары һәм уртак төрки әлифба белән күбрәк ярашлы итәчәк.
Үзгәрешләрнең төп максаты — үзбәк телен дигитал мохиттә куллануны җиңеләйтү, аны заманча халыкара стандартларга туры китерү һәм төрки телләр киңлегенә кертүне арттыру.
▪️1999 елның көзендә Татарстан Дәүләт шурасы татар телен латинчага күчерү турында канун кабул иткән иде. Кайбер мәктәпләрдә сынап карау рәвешендә латин язуы белән укытуны керттеләр, латин телендә китаплар күренә, газетлар чыга башлады.
▪️Бу идеяне хуплаучылар латин хәрефләре татар теленең фонетик үзенчәлекләрен төгәл итеп тапшырырга булыша, ә Мәскәүнең үзендә күпчелек элмә такталарны инде күптәннән инглиз телендә язалар, дип белдерде. Каршы килүчеләр исә латин әлифбасы татар телендә 12 ел гына кулланылган, ә кириллица озаграк, диде. Шуңа күрә ниндидер башка язылышка күчәргә булгансыз икән, ике мең елдан артык булган гарәп имласын кулланырга кирәк, дип киңәш итте.
▪️2002 елда Владимир Путин милли телләрдә кириллицадан башка әлифбаны куллануны тыя торган канун имзалады. 2003 елның 25 декабрендә Татарстанның Конституция мәхкәмәсе республика хакимиятләренең татар телен латин әлифбасына күчерү өчен бөтен вәкаләтләре дә бар, дип белдерде. Шул рәвешле федераль карар белән каршылыкка керде
▪️Бу хәлләргә бер елдан соң нокта куелды. 2004 елның 16 ноябрендә Русия Конституция мәхкәмәсе "Русия халыкларының телләре турындагы" һәм "Татарстан республикасы халыкларының телләре турындагы" кануннарның кайбер кагыйдәләренең Конституциягә ярашлылыгын тикшерү эшенә бәйле карарын игълан итте. Мәхкәмә Татарстанда рәсми әлифба — кириллица булып калачак, дип тапты.
@azatliqradiosi
Post #31332
327
- 👍 7