TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31317 297
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Мәскәү өлкәсендә дрон һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Губернатор Андрей Воробьев хәбәр итүенчә, Пионерски өлкәсендә биш шәхси йорт янган, өч кеше үлгән, өч кеше яраланган. Солнечногорскида дрон күпкатлы йортка бәрелгән, ике кеше җәрәхәтләнгән. Можайскида да бер күпкатлы йортка зыян салынган. Рәсмиләр белдерүенчә, анда җәрәхәтләнүчеләр юк.

🔸Бангкокта Na Ladprao пабында янгын чыгу нәтиҗәсендә ким дигәндә 27 кеше һәлак булган, 63 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Thairath News агентлыгы хәбәр итә.

🔸Русия армиясенең дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә Запорожьеда алты кеше яраланган, Одессада күпкатлы йортка һәм супермаркетка зыян килгән. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Чернигов өлкәсендә 69 мең кеше утсыз калган дип белдерә төбәкнең энергетика идарәсе.

🔸Пентагон чираттагы тапкыр Иранга һөҗүм иткәнен белдерде. Тәһран җавап буларак Үрдүн, Бәһрәйн һәм Кувейттагы АКШ хәрби базаларын утка тотуын әйтте. Дөнья базарында нефтькә бәя тагын арта башлады.

🔸Русиянең барлык югары уку йортларында урыс теле, фәлсәфә, тарих һәм "Русия дәүләтчелеге нигезләре" фәннәрен өйрәнү мәҗбүри булачак. Бу хакта фән министры Валерий Фальков белдерде.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  3. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  4. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  5. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  6. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →