TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31309 590
Путин югары уку йортларында мәҗбүри курс итеп урыс телен кертүне раслады

Русия президенты Владимир Путин узган атнада президент каршындагы урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру шурасы утырышыннан соң әзерләгән берничә йөкләмәне раслады.

Ул Русия мәгариф министрлыгына «Дәүләт теле буларак урыс теле» курсын югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына (ФГОС) кертергә кушты. Курс барлык студентлар өчен дә мәҗбүри булачак.

Шура утырышындагы чыгышында Путин әлеге курс кысаларында урыс теленең конституцион статусы һәм Русиянең тел сәясәте мәсьәләләре дә өйрәнеләчәген әйтте.

"Известия" мәгълүматларынча, мәгариф министрлыгы инде бу курсның концепциясен әзерли. Эшче төркем җитәкчесе – Петербур дәүләт университеты дәүләт теле проблемнары фәнни-тикшеренү институты мөдире Сергей Белов сүзләренчә, курста студентдар дәүләт телен куллану тәҗрибәсен өйрәнәчәк. Сүз дәүләт теле турындагы кануннарны, шулай ук административ хокук бозулар турындагы кодекс һәм тагын якын 15 норматив хокукы акт турында бара. Аларның күбесендә җәмәгать урыннарында урыс булмаган мәгълүматны куллануны тыю һәм чикләү каралган.

▪️2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.

▪️2025 елдан Русия мәктәпләрендә беренче сыйныфларда туган телләрне укыту атнасына ике сәгать урынына бер генә дәрескә калды.

@azatliqradiosi
  • 🤮 9
  • ❤ 2
  • 💩 1
  • 💊 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →