Татарстанда юлчылар автобусы әйләнгән, 15 кеше зыян күргән
Татарстанның Чирмешән районында төнлә Самардан Чаллыга баручы автобусы әйләнеп капланган.
Казада 15 кеше зыян күргән, аларның дүртесе авыр хәлдә, дип хәбәр итте Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте. Әлеге факт нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, йөртүче имин тизлекне сайламаган, юл читенә төшеп киткән, нәтиҗәдә автобус әйләнеп капланган.
Автобуста 46 кеше: ике йөртүче һәм ике бала булган. Һәлак булучылар юк.
Медицина ярдәме сорап 15 юлчы мөрәҗәгать иткән, алар арасында 15 яшьлек кыз да бар.
Дүрт кеше авыр хәлдә Әлмәт һәм Лениногорски хастаханәләренә озатылган.
РИА «Новости»үз чыганагына сылтанып язганча, автобус йөртүчесе руль артында йоклап киткән булырга мөмкин.
Post #31303
280


- 😢 3
- 😱 1