Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Белгород өлкәсенә ракетлар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. ASTRA язуынча, һөҗүм ителгән корылмаларның берсе — Белгород магистраль газүткәргечләренең линия җитештерү идарәсе (Белгород ЛПУМГ). «Пепел» басмасы хәбәр итүенчә, идарә өлкәнең тугыз бүлгесендәге шәһәрләрне, бистәләрне һәм сәнәгать ширкәтләрен газ белән тәэмин итә, шулай ук газны магистраль газүткәргечләр аша ташуны оештыра. Шәһәрнең бер өлешендә ут һәм су беткән.
🔸Төркия активист Ариадна Литвинованы Русиягә депортацияләгән. Русия хакимиятләре аны армияне «дискредитацияләү» турында ачылган җинаять эше нигезендә эзләүгә игълан иткән иде. «Төрмә адвокаты» Telegram-каналы хәбәр итүенчә, кызны 4 июльдә Русиягә биргәннәр. Фаразларга күрә, аны Внуково һава аланында ук тоткарлаганнар. Шул көннән бирле Литвинова белән элемтә югалган.
🔸Франция президенты Эммануэл Макрон рәсми сәфәр белән Димәшккә килде. Сүрия дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, ул 2024 елның декабрендә илдә хакимият алышынганнан соң Сүриягә килгән беренче Көнбатыш дәүләте җитәкчесе.
🔸Түбән Новгород өлкәсенең бер районында ягулыкны QR-кодлар аша сатуны сынап караячаклар. Бу хакта өлкә губернаторы Глеб Никитин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге чара ягулык салу станцияләренә төшкән йөкләнешне тигезләргә һәм машина йөртүчеләргә билгеләнгән вакытта конкрет ягулык салу станциясендә ягулык салырга мөмкинлек бирергә тиеш.
🔸Футбол дөнья беренчелегенең 1/8 финалында Испания Португалияне, ә Бельгия АКШны җиңде.
@azatliqradiosi
Post #31269
285