TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31253 270
5 июльдә Төркиянең Искешәһәргә якын Госмания авылында татарлар Сабан туен бәйрәм итте

Бәйрәм якынча мең кешене җыйган. Бу зур сан булып санала. Башлыча бирегә бу авылда туып-үскән яки нәсел тамырлары бу авылга караган кешеләр җыела, алар күпләп Искешәһәрдә көн күрә, шулай ук бәйрәмгә Төркиянең Истанбул, Әнкара, Бурса, Анталья, Конья кебек башка шәһәрләрендә яшәүче татарлар да җыела.

Сабан туе Госмания авылынының паркында узган, аны 1990нче еллар башында бу авыл кешеләре һәм Төркиягә Татарстаннан килеп белем алучы студентлар утырткан.

Бәйрәм ике телдә барган, татарча өлешен Татарстаннан килүче, "Татар радиосы" ди-джее Зөлфәт Зиннуровка йөкләнсә, төрекчәсен чыгышы белән шушы авылдан булган Әнәс Догу алып барган. Шулай ук Татарстаннан "Сәйяр" фольклор төркеме дә килгән, алар җырлаган да, биегән дә. Алып баручылар Госманиядә бүләк җыю гадәтен дә оештырганнар. Биредә бүләкләр урынына Сабан туе кунаклары түбәтәйгә акча сала.

Искешәһәрдәге татар оешмасы башлыгы Ведат Догу Азатлыкка әйтүенчә, сәхнәне кору, Татарстаннан артистларны китертү эшләрен Татарстан башкара, алар чыгымнарны каплый.

— Ел саен милли бәйрәмне уздырабыз, һәрвакыт Төркиядәге Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге булыша, Татарстаннан килгән артистлар безнең бәйрәмне бизи. Быел да күңелле булды. Бергәләп уздырабыз бәйрәмне. Чифтчиләр районы хакимияте дә булышты, чатырлар куйды. Быел бәйрәмгә район башлыгы Зөһрә Конакчы килде. Ул чыгышында: "Безнең җирдә татарларның яшәвенә без сөенәбез, алар бердәмлек, тырышлык үрнәге, безнең республикага алар күп файда китерде", дип сөйләде.


Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы Төркиянең борынгы татар авылы Госманиядә Сабан туе узды Татар милли бәйрәмдә якынча мең кеше катнашкан.
  • 🔥 3
  • ❤ 2
  • 🥱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →