Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия армиясенең Киевка дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 11 кеше һәлак булган, 50 кеше яраланган. Бу хакта хакимият вәкилләре хәбәр итә.
🔸Ярослауда дрон нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Һөҗүм турында өлкә губернаторы Михаил Евраев белдерде
🔸Татарстанда Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Башкортстанга дроннар һөҗүме куркынычы турында игълан ителде. Казан, Бөгелмә һәм Түбән Кама һава аланнары вакытлыча ябылып торды, хәзер алар эшли, әмма дистәдән артык очкычлар тоткарлана. Уфа аэропорты әле дә очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
🔸Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) АКШ җыелма такымы һөҗүмчесе Фоларин Балогунга карата дисквалификацияне Дөнья беренчелегенең 1/8 финалында Бельгиягә каршы уен алдыннан вакытлыча туктатты. The New York Times һәм The Hill хәбәр итүенчә, АКШ президенты Доналд Трамп ФИФА президенты Джанни Инфантино белән элемтәгә кереп, АКШ җыелма такымының иң нәтиҗәле һөҗүмчесе булган Балогунның дисквалификациясен яңадан карауны сораган.
@azatliqradiosi
Post #31252
280
- ❤ 3
- 👎 1