TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31251 320
🇲🇩🇷🇺4 июльдән Молдова башкаласы Кишиневта «Урыс йорты» эшчәнлеген туктатты

Бу хакта Россотрудничество җитәкчесе Игорь Чайка имзалаган белдерү оешманың рәсми сәхифәсендә чыкты. Анда оешма вәкиленең алга таба Молдовадагы Русия илчелегендә эшләячәге әйтелә.

Узган елның ноябрендә Молдова парламенты 1998 елда Русия белән төзелгән мәдәни үзәкләрне булдыру һәм эшчәнлеген җайга салу турында хөкүмәтара килешүне гамәлдән чыгарды. Нәкъ шул килешү нигезендә 2009 елда Кишиневта Русия фән һәм мәдәният үзәге («Урыс йорты») ачылган иде.

Бу карар Молдова хакимиятенең Русиянең парламент сайлауларында тыкшынуы турындагы белдерүләре, ике тарафның дипломатларны чыгарып җибәрүе һәм фетнәчел Днестр буе тирәсендәге киеренкелек фонында кабул ителде.

Европа Берлеге белән якынаю сәясәтен алып баручы хәзерге Молдова хакимияте «Урыс йортын» дәүләт иминлегенә янау тудыручы һәм какшату эшчәнлеге алып баручы оешма дип бәяләде. Парламент утырышында килешүне гамәлдән чыгару тәкъдимен тәкъдим иткән мәдәният министры Кристиан Жардан, әлеге үзәкнең урыс мәдәниятен түгел, ә Русия пропагандасын алга этәрү коралы буларак кулланылуын белдерде.

▪️2023 язында Молдовага сайлауда Мәскәү яклы намзәтне якларга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны кертмәделәр.

@azatliqradiosi
  • 🎉 9
  • 👏 2
  • 👍 1
  • 🤝 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  2. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  3. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  4. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  5. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  6. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →