👆Татарстан президенты Молдовада Русия яклы намзәтне хуплар өчен барган, шуңа аны чик буе полициясе илгә кертмәде, дип саный белгечләр.
💬Русиянең Молдовада кызыксынуы зур. Бүгенге көндә президент булган Майя Санду Европа, Украина яклы сәясәт алып бара. Шуңа Путин аны бәреп төшерергә, илдә инкыйлаб оештырырга тели. Бу теләктә Русия, беренче чиратта, гагаузларга таянырга тели, чөнки гагаузларның күп өлеше Мәскәү яклы, — ди сәясәт белгече Руслан Айсин.
Март азагы–апрель башында гына Молдовада каршылыклар булып алды, андагы хәлләрне Русия яклы фиркаләр, көчләр болгата, ди Айсин. Аның сүзләренчә, Русия илдә фетнәчел Днестр буе (Приднестровье), гагауз автономиясе һәм Молдованың үзендә булган Русия яклы көчләргә таянырга тели, алар ярдәмендә илдә хакимиятне алыштырырга омтыла. Моның белән Молдованы Украинага ярдәмнән һәм теләктәшлектән баш тарттырырга телиләр.
💬Молдова хакимияте моны, әлбәттә, бик яхшы аңлый, шуңа Рөстәм Миңнехановны ачыктан кертмәскә булдылар да. Гагауз төбәгендә сайлаулар көтелә, Татарстан президентының бу чорда йөрүе – сайлауга чит илнең турыдан туры тыкшынуы. Миңнеханов үзе дә сайлауда Мәскәү теләгән намзәтне хупларга баруын яшермәде, — ди сәясәт белгече Айсин.
Төрки халык булган гагаузлар Русиягә ни өчен мөһим һәм Гагауз төбәгендә Русияне хуплау нигә югары – шул хакта безнең материалда тулырак укыгыз.
👉Сайтта
👉Көзге сайтта
@azatliqradiosi
Post #14878
2.39K