🍽Башкортстанда социаль ашханә ябылган
Сәбәбе бензин кытлыгы дип аңлаталар.
Стәрлетамакта "Ковчег" социаль ярдәм үзәгенең ашханәсе ябылган. Үзәк мөдире Андрей Лейхнер «Осторожно, новости»га сөйләвенчә, ашханә бензин белән тәэмин итүдәге проблемнар аркасында вакытлыча эшен туктаткан. Ашханәнең рәсми «ВКонтакте» төркемендә бу карарның «мәҗбүри чара» булуы әйтелгән. Анда билгеләп үтелгәнчә, бөтен эшчәнлек "логистикага бәйле".
UTV телеканалы Телеграм каналы хәбәр итүенчә, 1 июль көнне "Ковчег" җитәкчесе "бернинди проблем инде юк" һәм ашханә тиздән ачылачак дигән.
"Ниндидер ыгы-зыгы купты. Хәзер бездә барысы да тәртиптә. Таш плитәләрне җәеп бетергәч, мөгаен, инде шушы атнада ук ачылырбыз", дип сөйләгәннәр UTVга оешма вәкилләре.
Быел кыш ахырында үзәк кайнар ашлар тәкъдим итүче ашханә ачты. Үзәк сайтында әйтелгәнчә, май аенда оешма ашханәнең үзендә 1456 кайнар төшке аш, ә социаль ярдәм үзәге аша тагын якынча 1400 порция таратулары турында хәбәр иткән. Ашханәдә мохтаҗлар, пенсионерлар туклана.
@azatliqradiosi
Post #31230
282
- ❤ 1