Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 1 июль, җәйнең икенче аена кердек. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Татарстанда һәм Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы сәбәпле һава аланнары ябылды. Росавиция мәгълүматларынча, Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Уфа, шулай ук күрше Ульян, Самар, Пенза, Сарытауда да һава аланнары вакытлыча эшләми. Уфада "Ковер" планы кертелгән.
🔸Дроннар Пензага һөҗүм иткән. Губернатор Олег Мельниченко зыян күрүчеләр юк дип белдерә. Украина мониторинг каналлары хәбәренчә, электроника җитештерүче "Маяк" ширкәтендә шартлау булган.
🔸АКШ президенты Доналд Трамп Иранга һөҗүм турында хәрбиләр белән киңәшләшкәннән соң, Тәһран белән сөйләшүләрне дәвам итәргә булган дип яза үз чыганакларына сылтама белән WSJ. Хәбәргә күрә, АКШ президенты һөҗүмнәрнең дипломатик сөйләшүләргә зыян китерергә мөмкин булуын әйткән, әмма бу мәсьәлә буенча әлегә соңгы карар кабул итмәгән.
🔸Уфа, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә «кара күк» тәртибе кертелгән. Бу җилсез һава торышы аркасында машиналардан чыккан төтен һәм заводларның зарарлы матдәләр чыгару калдыклары таралмыйча, торак йортлар биеклегендә туплана дигәнне аңлата. Уфа с огоньком Телеграм каналы язуынча, кертелгән тәртип иртәгә 20:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
🔸Бүгеннән Русиядә күчемсез милек белән бәйле килешүләрне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче канун рәсми рәвештә үз көченә керә. Хәзер фатирны МФЦ-га бармыйча һәм килешүдә катнашучыларның шәхсән очрашуыннан башка да сатып алырга яки сатырга мөмкин булачак. Сатучы һәм сатып алучының шәхесе бердәм биометрик система ярдәмендә — йөз-кыяфәте һәм тавышы буенча расланачак.
@azatliqradiosi
Post #31229
301
- ❤ 1