TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31219 291
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 30 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔹Төнлә Мәскәү, Тула, Рязань, Ростов өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән. Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, барлыгы 56 дрон бәреп төшерелгән. Ростов өлкәсе губернаторы Юрий Слюсарь 60тан артык дрон бәреп төшерелүен белдергән. Зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

🔹Маҗарстан Казан, Уфа, Самарда виза алу өчен документлар кабул итүне туктаткан. Илнең баш консуллыгында моны "техник сәбәпләр" белән аңлатканнар. Русия туроператорлары берлегендә белдерүләренчә, Маҗарстан Шенген визасын алу өчен иң уңайлы юнәлешләрнең берсе булып кала. Виза гаризасын карауның гадәти вакыты — якынча өч атна. Документлар тапшыру өчен язылу элеккечә ачык.

🔹Прокуратура Уфадан чыккан Lumen төркеменең солисты Рөстәм Булатовны «Дәүләт» ("Государство") җыры өчен штрафка тартырга куша. Моңа Genius сайтында урнаштырылган җырның тексты сәбәп булган. Тикшерүчеләр анда интернет кулланып «социаль төркемгә карата нәфрәт кузгату» билгеләрен күргән. Mkset язуынча, утырышта Булатов гаебен танымаган һәм дәгъвалар аңа түгел, ә Genius сайтына белдерелергә тиеш дип әйткән. Хәзер җыр тексты Genius сайтыннан алынган, ә җыр үзе «Яндекс Музыка» сервисыннан да юкка чыккан.

🔹Май аенда Русиядә "Башспирт" җитештергән әйберләргә ихтыяҗ 22%ка кимегән. Коммерсант язуынча, шулай ук тагын Русиядә спирт җитештерүче алты ширкәтнең сату күрсәткечләре кименгән. Сәбәбе - бәя арту, кулланучылар активлыгы кимү һәм май бәйрәмнәренең кыскарак булуы.

🔹Русиянең бензин кытлыгы күзәтелгән кайбер төбәкләрендә такси йөртүчеләр юлга сирәгрәк чыга башлаган. Бу хакта "Коммерсант" хәбәр итә.

@azatliqradiosi
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →