TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31216 638
Көн язмасы: "Гаспралы бүген яшәсә, ул Стив Джобс яки Марк Цукерберг кебек булыр иде"

Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала. Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый. Әмма сораулар тудыра: бердәм төрки тел турындагы хыялы бүген никадәр чынбарлыкка якын? Ни өчен ул Русия мөселманнарын туган җирләрен ташлап китмәскә өндәгән? Ни өчен империя эчендә хокук өчен көрәшүне дөрес юл дип санаган? Гаспралының карашлары һәм аларның бүгенге яңгырашы турында татар дөньясын, аның шәхесләрен өйрәнүче, Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты тарихчысы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.

— Зирәк кеше. Мөгаен, аның кебек кешеләр 100 елга яки 200 елга бер туадыр. Бүген аны, бәлки, Стив Джобс, Билл Гейтс белән чагыштырып булыр иде. Гаспралы да ул вакыттагы Марк Цукерберг кебек булгандыр. "Тәрҗеман" газетасы ул зур көчкә ия булган медиа. Дөньяның төрле җирләрендәге кешеләрне берләштерә торган көч. Башта 20 әбүнәчесе булгандыр, әмма ул бу санны үстерә. Аны Госманлы империясендә дә укыганнар, уйгырлар, казакълар да, үзбәкләр дә укыган.

Гаспралы – дәреслекләр язган кеше. Балаларны язарга, укырга өйрәтүче китаплары була. Ул кыска вакытта сабак өйрәтә алучы дәреслекләр чыгара. Эффектив дәреслекләр. Аңа кадәр балалар еллар дәвамында мәдрәсәгә йөреп язарга өйрәнми интеккән. Моны Риза Фәхертдин, Фатих Кәрими, Галимҗан Барудилар яхшы белгән, аның бу эшчәнлеген аеруча билгеләгәннәр, бик хөрмәт итәләр Гаспралыны.

Гаспралы китапханәләр дә төзи. Никадәр мөһим эш! Моннан тыш Гаспралы мөселманнар өчен пенсион фонд булдыра. Өлкән кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итү оешмаларын, вакыфларны эшләтеп җибәрә. Бүгенге көндә кайсыбыз моның белән мактана ала, башка сыймаслык эшләр.

Әмма аның эшчәнлегендә иң мөһиме – ул хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшүе. Алар белем алырга, эшләргә тиешләр дигән фикере ул заманда тыныч тормышта бомба шартлаган кебек була, ди Төркоглы.
 
Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы "Гаспралы бүген яшәсә, ул Стив Джобс яки Марк Цукерберг кебек булыр иде" Исмәгыйл Гаспралы төрки дөньяның иң зур фикер ияләренең берсе булып санала. Быел аның тууына 175 ел булды. Аның "Телдә, фикердә, эштә берлек" шигаре йөз елдан артык вакыт узса да яңгырашын югалтмый. Әмма сораулар тудыра: бердәм төрки тел турындагы хыялы бүген…
  • ❤ 6
  • 👎 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →