TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31213 322
Татарстандагы «Бердәм Русия» фиркасе Русия Думасында хәзерге депутатлар санын саклап калырга ниятли
 
Русия Дәүләт думасының яңа чакырылышына республикадан 14 депутат үткәрү планлаштырыла. Бу хәзерге мандатлар санына туры килә. Бу хакта фиркәнең Татарстан бүлеге сәркатибе, Татарстан парламентның элекке рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бизнес Онлайн» соравына җавап биргәндә әйткән.

Шул ук вакытта, Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика бүлегенә депутатлар санын киметү турында ишарәләр дә җиткерелгән.

"Без үзебезгә Татарстанннан Дәүләт Думасындагы вәкиллек санын саклап калу бурычын куйдык. Шулай да безгә Русия составында яңа субъектлар барлыкка килде Татарстаннан депутатлар санын ике кешегә киметергә кирәк дигән ишарәләр килә",  дип җавап биргән Мөхәммәтшин.
 
 ▪️Яңа субъектлар ул Русия үзенә кушкан «ДНР» һәм «ЛНР» ясалма республикалары. 2014 елда Русия ярдәме һәм идеологик терәк белән Украинада "ДНР" һәм "ЛНР" фетнәче республикалар оешты. Русия аларга акча, кораллар бирде, хәрби ярдәм күрсәтте, күп кенә кешегә Русия паспортын таратты (аннары ул кешеләр оештырылган килеш Русия сайлавына китерелде).
 
▪️Украинада сугыш башлану белән Татарстаннан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Мисал өчен Елена Ямпольская (хәзер депутат түгел, Русия президенты ярдәмчесе) "ят агент" тамагасы турында тәкъдим белән чыкты. Ул Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды. Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәптә укытуга каршы чыкты. Аның фикеренчә, ул артык авыр һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз. Илдән киткән һәм административ хокук бозган русияләрнең милкен кулга алу турында канун өлгесен дә Думага Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Думасы депутаты Айрат Фәррахов (хәзер Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазифаларын башкара) керткән иде.

@azatliqradiosi
  • 🤮 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →