TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31212 342
"Алабуга" сәхифәсендә билгесез кешеләрнең барлык мәгълүмат базаларын суыртып алулары турында белдерүе чыкты.

Сәхифәне хакерлар җимергән.
 
Кичә Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасы сайтында үзен "Кара очкын" ("Черная искра") дип атаган яшерен оешма исеменнән хәбәр пәйда булган. Моңа The Insider игътибар иткән.

Билгесез кешеләр берничә ай дәвамында "систем эчендә эшләдек" дип белдерә һәм хезмәткәрләр, тәэмин итү һәм башка юнәлешләргә кагылышлы мәгълүмат базаларын йөкләп алуларын әйтә.

Моннан тыш, яшерен төркем вәкилләре "Герань" дроннарының яңа партияләрендә йөзләгән "сюрприз" калдырдык" дип тә белдерә. Алар әйтүенчә, бу дроннарны очырырга маташканда алар шартлаячак. Әлбәттә бу белдерүләрне бәйсез рәвештә раслау мөмкин түгел. Моны The Insider басмасы да искәртә.

"Бу үтергеч дроннарны җыюга 15 яшьлек балаларны җәлеп итүгә безнең җавап. Ә "Алабуга"да моның белән, киресенчә, горурланалар. Моңа катнашы булган кешеләрнең исемлекләре инде бездә. Аларның кайберләре кыска гына аралашудан соң безгә җитештерү урынына үтеп керергә ярдәм итәргә ризалашты. Хәзер "Алабуга"да зур ыгы-зыгы: серверларны физик яктан сүндерергә туры килгән, ә ФСБ хезмәткәрләре системга үтеп керүгә катнашы булырга мөмкин кешеләрнең барысын да тикшерә",  диелә "Кара очкын" хәбәрендә.

▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
  • 🔥 2
  • 👏 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  2. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  3. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
  5. Oct 12, 2026Трамп Русия белән Украина арасында "энергетика тынычлыгы" турында белдерде. Үзара һөҗүмнәр…
  6. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →