Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 26 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔹Кичә кич Кырым күпере аша ярымутраудан чыгу юнәлешендә кимендә 15 км сузылган автомобиль тыгыны барлыкка килгән, дип хәбәр итә Astra. 26 июньгә каршы төндә Кырым күпере аша хәрәкәт вакытлыча туктатылган, дип хәбәр итте ТАСС дәүләт агентлыгы.
🔹АКШ сәяси сыену сораучыларны кабул итүдән баш тартачак, чөнки гаризаларның күпчелеге нигезсез, дип белдергән Ак йорт идарәсе җитәкчесе урынбасары Стивен Миллер. Аның сүзләренчә, АКШ мондый мигрантларны башка илләргә җибәрергә җыена.
🔹Дөнья беренечелегендә Эквадор футбол җыелма такымы Германияне 2:1 исәбе белән җиңде һәм төркемнән чыгуга иреште. Төркия АКШны 3:2 исәбе белән отса да, плей-оффка үтә алмады. Ә Кот-д’Ивуар җыелмасы, Кюрасаоны җиңеп һәм төркемдә икенче урынны алып, дөнья чемпионаты тарихында беренче тапкыр плей-оффка чыкты.
🔹Соңгы йөз елдагы иң көчле җир тетрәүләрдән соң Венесуэладә һәлак булучылар саны 235 кешегә җиткән, җәрәхәтләнүчеләр саны 4300дән арткан. Бу хакта илнең сәламәтлек саклау министры Карлос Альварадо хәбәр итте. АКШ зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен Венесуэлага үз хәрбиләрен җибәргән.
Post #31203
335