TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31199 367
⚡️Уфада нефть эшкәртү корылмаларына һөҗүм булган

Бу хакта Telegram-каналлар яза.

Уфа халкы җирле вакыт белән 11.30 сәгатьтән бирле төньяктагы сәнәгать зонасы өстендә кара төтен чыгуы турында хәбәр итә. Аңа кадәр анда шартлау тавышлары ишетелгән.
 
Exilenova+ һәм Supernova+ Украина мониторинг Telegram-каналлары мәгълүматларынча, дрон Уфа нефть эшкәртү корылмасына эләккән. Шулай ук алар янгын фотоларын чыгарды.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да янгын чыгуга дроннар һөҗүме сәбәпче булырга мөмкин дип язды.

Черниковка халкы шулай ук нефть эшкәртү корылмалары районында янгын чыгуы турында белдерде.

“Аспекты” Telegram-каналы язуынча, Уфага «Лютый» дроннары һөҗүм иткән.

Бүген иртәдән Уфада дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә. Уфа һава аланы вакытлыча ябылды.

@azatliqradiosi
Telegram Exilenova+ Уфа, момент ураження.
  • 😱 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 13, 2026Соңгы 2,5 елда Германиядә татарларга сыену турында 155 карар чыгарганнар Аларның якынча 10…
  2. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  3. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
  4. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  5. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  6. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →