Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 24 июнь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Венесуэлада көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 32 кеше һәлак булган, 700 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта президент вазифаларын башкаручы Делси Родригес хәбәр иткән. Хәзер җимерекләрне аралау эшләре бара. Reuters язуынча, һәлак булучылар саны берничә меңгә җитәргә мөмкин.
🔸Русия армиясенең Запорожьега һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, 22 кеше яраланган. Бу хакта Запорожье өлкә хәрби идарәсе башлыгы Иван Федоров хәбәр итте.
🔸Икенче көн рәттән Татарстан һәм Башкортстанда дрон һөҗүме куркынычы гамәлдә булды. Татарстанда Казан, Бөгелмә, Түбән Кама һава аланнары ябылып торды, хәзер алар эшли. Уфа һава аланы әлегә очкычларны кабул итми һәм җибәрми. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хәбәр итә.
🔸Кичә Башкортстанның Уфа – Инҗәр – Белорет юлында "Лада" һәм "УАЗ" машиналары бәрелүе нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган. Бу хакта Башинформ яза.
🔸Маҗарстанда илнең коммунистик махсус хезмәтләре архивларын ачачаклар. Илнең премьер-министры Петер Мадьяр язуынча, архивларда серне ачу турындагы канун өлгесе парламетка кертелгән.
@azatliqradiosi
Post #31198
369
- ❤ 4