TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31195 331
✈️Казан һава аланында яңа терминал 2027 елның августында гына кулланышка тапшырылачак
 
Kazanfirst язуынча, бу хакта Татарстан хөкүмәте брифингында хәбәр иткәннәр
 
Элегрәк терминал 2026 елда төзелеп бетәчәк дип белдерелгән иде.

Төзелеш 20 миллиард сумга төшәчәк диелгән иде.

Терминалның элекке проектында Тукай исеме булды һәм ул ачылган китап рәвешендә булды. Яңа проектта боларның берсе дә юк.

Яңа терминал елына 4 млн кешегә хезмәт күрсәтә алачак.
 
Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы баскын сугышына, шул исәптән республика шефлыкка алган шәһәрләрне яклауга якынча Татарстан бюджетыннан 91 миллиард сум тотылган. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Русия президенты Владимир Путин белән очрашуда әйтте.

#Татарстан

@azatliqradiosi
  • ❤ 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 13, 2026Хәтер көнен уздырырга рөхсәт ителмәсә дә, хакимият кешеләрдән һаман шүрли, аларны куркытып…
  2. Oct 13, 2026Азәрбайҗанда мәктәпләрдә хиҗапны тыюга каршы протестлар уза. Бакуда һәм илнең башка шәһәрл…
  3. Oct 12, 2026Европа берлегенең яңа чикләүләренә Татарстаннан 24, Башкортстаннан 6 ширкәт кертелде Исемл…
  4. Oct 12, 2026Хәтер көне төгәл кайсы көнгә туры килә? Казан каласы 40 көнлек камаудан соң, мәскәүләр кул…
  5. Oct 12, 2026Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башындагы ярымай реставрация өчен вакытлыча алынды. А…
  6. Oct 12, 2026Хәтер көне алдыннан федераллар Казанда татар активистларына кисәтү кәгазьләрен тоттырган К…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →