TGViewer
Channel Public Channel
ТЫЗ-БЫЗ

ТЫЗ-БЫЗ

@tyzbyz

📕Сез яраткан китаплар
Subscribers
312
Photos
175
Videos
5
Links
23
Recent Posts 6 shown
Post #231 95

Forwarded from Хәсән ТУФАН

Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә ителә. Фотосурәтләрдә сез 1984 елгы басманың битләрен күрәсез.

Әсәрне рус теленә яһүд милләтеннән булган совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Руфим Моран (1908—1986) тәрҗемә итә. Руфим Давидович Херсон губернасында туган, Николаев шәһәрендә заводта эшләгән чорда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Бөек Ватан сугышында каты яраланган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1948 елда кулга алына һәм репрессияләнә, 1955 елда азат ителә. Руфим Моран, махсус татар телен өйрәнеп, татар шагыйрьләре Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Нәҗип Думави, Габдулла Тукай, Габделҗаббар Кандалый, Мәүлә Колый, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиевларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Ул Тукайның иң яхшы тәрҗемәчеләренең берсе дип санала.


👨‍🎨 Китапның совет чорындагы басмаларын Илдар Каюм улы Әхмәдиев (1935—2011) бизи. Ул Татарстанның күренекле рәссамы, акварельләр, линогравюралар, китап иллюстрацияләре һәм рәсемнәр авторы. Заманында ул «Тирән тамырлар» романына, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең 1968 елгы басмасына иллюстрацияләр ясаган. «Азат хатын» һәм «Чаян» журналларында рәсемнәре һәм карикатуралары еш басылган. «Юкмыш бабай малае» өчен ясаган рәсемнәре аеруча уңышлы булып санала.

@tufan1929
  • ❤ 2
Post #229 178
"Шомбай" әкиятен искә төшерергә теләп, кабаттан укып чыккан идем - бер дә әкияткә охшамаган, чын булган хәлләр диярсең. Мондый төр әкиятләрне татар фольклорында "көнкүреш әкиятләр" дип атыйлар. Шомбай исеме дә инде күптән халык теленә кереп китеп, тапкыр, шук кешеләргә әйтелә торган атама булып киткән🫠
Әкиятне хәтерләүчеләр бармы? Сездә дә малай-шалайны Шомбай дип атыйлармы?
Post #221 150
Шомбай.
Татар халык әкияте. 1991 нчы елда Татарстан китап нәшриятында 50.000 тираж белән чыккан.
Рәссамы - Шамил Насыйров.
  • ❤ 4
Post #220 140
"Нәҗип" китабы турында

Ни кадәр дөрес сүзләр, китаплар үзенең адресатына барып җитү - зур куаныч.
1. Чыннан да бу балалар классикасы.
2. Ошамаслык түгел, чөнки андагы "һәр өтер, һәр бизәк" уйланып эшләнгән.
3. Мондый сыйфаттагы татарча китап хәзерге көндә чыннан да сирәк күренеш. Безнең тираж бетеп килә - алырга ашыгыгыз яме! 🙏🏻
  • ❤ 2
  • 👍 2
Post #219 164
"Саламторхан" әкиятен яңадан кайтып укыганнан соң, француз-алман әкияте "Читекле песи" белән параллельлар барлыгын күрәсең икән. Тегендә Песи тапкырлыгы белән хуҗасына ярдәм иткән булса, безнекендә - Төлке хәйләсен эшкә җигә.
Салам өстендә көн күрүче егетне Саламторхан дип танытуы - кызыклы алым. (Хәтерләсәгез, "читекле" хуҗасын граф Маркиз де Карабас дип атый)

Моның ише әкиятләрне укыганнан соң шунысы төгәл аңлашыла: әкият - ул ниндидер тәрбияви максаттан гына түгел, ә сүз уйнату, фантазияне үстерү, географик офыкларны киңәйтү өчен дә сөйләнгән.
Сез ни уйлыйсыз?☺️
  • 👍 3
  • ❤ 1
Older posts →

About this channel

How can I read @tyzbyz without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for ТЫЗ-БЫЗ: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does ТЫЗ-БЫЗ have?
ТЫЗ-БЫЗ (@tyzbyz) has 312 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does ТЫЗ-БЫЗ know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →