TGViewer
ТЫЗ-БЫЗ ТЫЗ-БЫЗ @tyzbyz · 312 subscribers
Post #231 95

Forwarded from Хәсән ТУФАН

Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае» әкият-поэмасы 1960-1970-елларда ук рус теленә тәрҗемә ителә. Фотосурәтләрдә сез 1984 елгы басманың битләрен күрәсез.

Әсәрне рус теленә яһүд милләтеннән булган совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Руфим Моран (1908—1986) тәрҗемә итә. Руфим Давидович Херсон губернасында туган, Николаев шәһәрендә заводта эшләгән чорда әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлаган. Бөек Ватан сугышында каты яраланган, орден-медальләр белән бүләкләнгән. 1948 елда кулга алына һәм репрессияләнә, 1955 елда азат ителә. Руфим Моран, махсус татар телен өйрәнеп, татар шагыйрьләре Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Нәҗип Думави, Габдулла Тукай, Габделҗаббар Кандалый, Мәүлә Колый, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиевларның әсәрләрен русчага тәрҗемә итә. Ул Тукайның иң яхшы тәрҗемәчеләренең берсе дип санала.


👨‍🎨 Китапның совет чорындагы басмаларын Илдар Каюм улы Әхмәдиев (1935—2011) бизи. Ул Татарстанның күренекле рәссамы, акварельләр, линогравюралар, китап иллюстрацияләре һәм рәсемнәр авторы. Заманында ул «Тирән тамырлар» романына, «Тапшырылмаган хатлар» повестенең 1968 елгы басмасына иллюстрацияләр ясаган. «Азат хатын» һәм «Чаян» журналларында рәсемнәре һәм карикатуралары еш басылган. «Юкмыш бабай малае» өчен ясаган рәсемнәре аеруча уңышлы булып санала.

@tufan1929
  • ❤ 2
More from @tyzbyz
  1. Dec 13, 2025Бүген һәм иртәгә Нәҗипләрне Печән базарында алып була. Дусларыбыз Татарча комикслар стенды…
  2. Nov 20, 2025"Шомбай" әкиятен искә төшерергә теләп, кабаттан укып чыккан идем - бер дә әкияткә охшамага…
  3. Nov 20, 2025Шомбай. Татар халык әкияте. 1991 нчы елда Татарстан китап нәшриятында 50.000 тираж белән ч…
  4. Nov 12, 2025"Нәҗип" китабы турында Ни кадәр дөрес сүзләр, китаплар үзенең адресатына барып җитү - зур…
  5. Nov 6, 2025"Саламторхан" әкиятен яңадан кайтып укыганнан соң, француз-алман әкияте "Читекле песи" бел…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →