✏️ Без профессор Р.Г. Бохараев исемендәге «Татар.Бу Хакатон»га гаризалар кабул итү башлануын игълан итәбез!
Укучылар һәм студентлар! Сезне татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен инновацион IT-продуктлар булдырырга чакырабыз.
🔖 Катнашучылар:
– 7-11 сыйныф укучылары
– Колледж студентлары
– Югары уку йортларының 1-5 курс студентлары
Катнашу өчен төп 3 сәбәп:
Фикерләрне прототипка әверелдерү мөмкинлеге:
🔵Идеяне тормышка ашыру мөмкинлеге
🔵Ябык инструментлар белән эшләү мөмкинлеге
🔵Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка үтү мөмкинлеге;
🤩 ПРИЗ ФОНДЫ:
600.000 сум. Җиңүчеләр үз проектларын Kazan Digital Week – 2026 кысаларында Стартаплар аллеясында тәкъдим итә алачак.
🗓 Үткәрү вакыты:
Төп даталар:
– 7 сентябрьгә кадәр – гаризалар кабул итү;
– 11 сентябрь – катнашучыларны сайлап алу;
– 18–20 сентябрь – хакатон
– 29–31 октябрь – җиңүчеләрнең Kazan Digital Weekта катнашуы.
Барлык тулы мәгълүматка һәм теркәлүгә сылтама:
Сылтама💻 Нәкъ синең гаризаңны көтәбез! Уңышлар!