Игътибар, батырлар!
📢 Бездә сезнең өчен шәп яңалык бар!
«Батыр» аланы яңача форматка күчә. Быел безне гади смена түгел, ә «БатырФест» фестивале көтә! ⛺️
7 көн дәвамында сезне спорт, иҗат, күңелле кичке чаралар, кызыклы остаханәләр һәм интерактив уеннар, яңа танышулар һәм онытылмас мизгелләр көтә. Ә фестивальнең иң зур вакыйгалары — спорт ярышлары һәм һәркем үз сәләтен күрсәтә алачак иҗади концерт! 🎸
⚠️ 22.08.-28.08.26
⚠️ «Сәләт – Батыр» ЯИҮ
⚠️ 8-18 яшь
⚠️ 22 150 сум
📌 Безнең белән булырга әзер булсаң, Сәләт сайтында гаризаны җибәр
📌 Сораулар буенча:
+7 917 885 5256
Директор - Алина апа Лобанова
Син дә бу тарихның бер өлеше бул! 🦊
