Р.Г. Бохараев исемендәге
«Татар Бу.Хакатон» инде җиденче ел үткәрелә һәм үз мәйданчыгында талантлы һәм креатив катнашучыларны җыя.
💡 Проект ярдәмендә дистәләгән проектлар һәм җиңүчеләрнең уңышлы кейслары гамәлгә ашырылган. Алар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка үтеп, үз концепцияләрен эшли торган продуктларга әйләндерәләр.
🔖Хакатон Раис Гатич Бохараев исемен йөртә — ул информатикага, исәпләү техникасына, ихтималлы автоматлар теориясенә, кибернетикага, ясалма интеллектка, шулай ук татар телен цифрлы мохиттә яклау системаларын эшләүгә зур өлеш керткән галим.
✉️ Хәзерге вакытта катнашучылар алдында яңа идеяләрне тормышка ашыру һәм уникаль продукт булдыру мөмкинлеге ачык.
Тизрәк гариза биреп фәнгә өлеш керту мөмкинлеген тотып кал!!
Post #980
302

- 🔥 4
- ❤ 3
- 🤩 2