TGViewer
Channel Public Channel
✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨

✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨

@safradio

«САФ» татарча беренче балалар интернет-радиосы saf-radio.ru
📩Хезмәттәшлек һәм мөрәҗәгатьләр өчен контакт @saf_radio
🌐Kid's radio in Tatar, Made in Kazan
———
market-affiliate
Subscribers
883
Photos
1.8K
Videos
797
Links
937
Recent Posts 17 shown
Post #4274 27

Forwarded from Татарстан Язучылар берлеге | Союз Писателей РТ

Әдәби фестның нәни кунакларын иҗади мәйданчык көтә! 🐞

Фестивальнең иң кечкенә кунаклары өчен дә махсус иҗади мәйданчык оештырылачак. Монда нәниләр уен һәм иҗат аша татар мәдәнияте белән таныша алачак. Программада – кул эшләре, рәсем ясау буенча остаханәләр. Биредә милли тәрбиягә һәм балалар өчен аңлаешлы формада гореф-гадәтләрне танытуга аерым игътибар биреләчәк.

🔵 9-11 октябрь көннәрендә
🔵 Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)

@yaz_tatar
  • 🔥 3
Post #4273 48
Татар китабы йортында 📖 7 октябрь көнне «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак (14+). Программада:
• 17:30 — «Дөньяныкын — татарча, татарчаны — дөньяга» – дөнья әдәбияты әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләренә багышланган китап күргәзмәсен тәкъдим итү.
• 18:00 — «Башкача яңгырый» шигъри композициясе: Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Габдулла Тукай шигырьләрен укый.
• 19:00 — Островский урамындагы йорт буенча директорның шәхси экскурсиясе. ТУЛЫРАК. Керү ирекле.

А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә (Карл Маркс урамы, 26):
🎤 8 октябрь, 18:30 – Михаил Лермонтовның туган көненә багышланган «Выхожу один я на дорогу» әдәби-музыкаль программасы. БИЛЕТЛАР.
🪆10-11 октябрь, 12:00 – «Наши Герои» бөтенроссия иҗади музыкаль-әдәби марафоны. Керү ирекле.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнеп язылган «Ак пароход» спектакле – саф балачак дөньясының рәхимсез чынбарлык белән бәрелеше турындагы тетрәндергеч хикәя (16+). 8 октябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Әлифба: хәрефләр дөньясында» интерактив лингвистик спектакле (3+); 10 октябрь, 11:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР» мелодрамасы (12+), 10 октябрь, 17:00, БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте (0+); 9 октябрь, 13:00, 10 октябрь, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә һәм Сарык» спектакле (0+); 11 октябрь, 11:00, 13:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 Театр курчаклары ясау буенча «Гаилә» остаханәсе (6+), 11 октябрь, 12:00, БИЛЕТЛАР.

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә🦎 «ЗооАфиша» журналының «Бастиарий» дип аталган экзотик хайваннар һәм үсемлекләр күргәзмәсе узачак. Чарада шулай ук ярминкә, бүләкләр уйнату да булачак. 10 октябрь, 9:00-19:00, керү ирекле. ТУЛЫРАК.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 рәссам, каллиграф Мидәт Вәлиевның иҗади лабораторияләре кысаларында экслибрис ясау буенча остаханә (12+) көтелә. Һәр катнашучы теория белән танышып, үз проектын тормышка ашырачак. Киләчәктә әлеге эшләр ел саен үткәрелә торган «ТЕКСТ» фестивале күргәзмәсендә урын алачак. 10 октябрь, 14:00. БИЛЕТЛАР.

«Шәрык клубы» комплексында (Татарстан урамы, 8) 🎤 балалар өчен «Әнкәй теле» дип аталган сәхнә теле дәресләре (6+) башланып китәчәк. 10 октябрь, 14:00, БИЛЕТЛАР.
  • ❤ 3
  • 👍 1
Post #4272 44
Хәерле кич, дуслар!🧡 Октябрь аена да аяк бастык, һава торышы үзгәрүчән, тик шуңа да карамастан ара-тирә кояш әле чыккалый, сөендереп тора☀️ Буш вакытта нишлибез, кайларга барабыз? Афишабызга күз салыйк📌

«Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко, 11А):
🎭 Актерлык осталыгы курсларының беренче очрашуы (9+). 6 октябрь, 19:00. ТУЛЫРАК.
🧘🏻‍♀️ Балалар өчен йога дәресе (7+), 7 октябрь, 14:00;
🎞️ Мәгълүмати куркынычсызлык турында фильм карау (14+), 8 октябрь, 16:00. ТУЛЫРАК.

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә:
👑 «Романовы: 1613-1917» экскурсиясе (6+), 7 октябрь, 14:00;
📖 «По страницам истории Татарстана: от Волжской Булгарии до Казанской губернии» экскурсиясе (12+), 7, 10 октябрь, 16:00;
🛡️«Дальневосточный финал: от войны к миру» экскурсиясе, 8, 10 октябрь, 15:00; БИЛЕТЛАР.
  • 👍 1
Post #4271 77
«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 29 сентябрь, 15:00; 2 октябрь, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Н.В.Гоголь повесте буенча куелган «Ночь перед Рождеством» спектакле (12+), 30 сентябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎎 «Аленький цветочек» спектакле (0+), 3 октябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Бүре җиләге» спектакле (5+), 3 октябрь, 12:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 «Кәтүкнең сихри төшләре» – тычкан малае Кәтүк турында кызыклы һәм гыйбрәтле әкият (0+). 4 октябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 рәссам Шамил Шәйдуллин күргәзмәсе кысаларында 🖍️ дизайнер Диана Мөхәммәтҗанова белән мерч ясау буенча остаханә (12+). Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша теркәлергә кирәк. 30 сентябрь, 18:30.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🕺🏻💃🏻 Нурбәк Батулланың бию сәнгате буенча «Бие, бие, Хәйбулла» дип аталган остаханәсе (16+) узачак. 1 октябрь, 18:00, БИЛЕТЛАР.

Татар китабы йортында 📖 китап сөючеләр өчен Ихтыяр Кыямов җитәкчелегендә яңа клуб ачыла. Беренче очрашуның темасы – Әмирхан Еники «Матурлык». Әсәрне алдан укып килү сорала. 1 октябрь, 18:00. ТУЛЫРАК.

Г.Тукай әдәби музеенда 🗣️ 5–9 яшьлек балалар өчен «Бытбылдык» татарча сөйләм клубы эшли башлый. Очрашуларда балалар татарча аралашачак, уйнаячак, яңа сүзләр өйрәнәчәк һәм иҗади мохиттә тел күнекмәләрен үстерәчәк. Беренче очрашу – 1 октябрь:
18:30 — татар телен өйрәнә башлаучылар өчен. ТЕРКӘЛҮ.
19:00 — татарча яхшы сөйләшүчеләр өчен. ТЕРКӘЛҮ.
Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикле, алдан теркәлү мәҗбүри.

Казан федераль университетының Дизайн институтында (Сул як Болак урамы, 34) 👩🏻‍🎨 6-12 яшьтәге балалар өчен ачык ишекләр көне узачак. Программада: бина буйлап экскурсия; дизайнерлар, архитекторлар һөнәрләре белән танышу; иҗади остаханә.
3 октябрь: 09:00-10:30 / 13.00-14.30.
Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша алдан теркәлергә кирәк.

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 3 октябрьдә «Мәгърифәт көне» бөтенроссия фестивале узачак.
📖 11:00 - «Наука и образование в Российской империи» экскурсиясе.
📖 12:00 - «Благотворительность и меценатство в истории Казанской губернии» экскурсиясе.
📖 13:00 - «История татарского языка и письменности» экскурсиясе.
Керү ирекле. ТУЛЫРАК.

«Шәрык клубы» комплексында (Татарстан урамы, 8) 🎨 балалар өчен «Нәни куллар» остаханәсе (6+), 4 октябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.
  • 👍 2
Post #4270 61
Хәерле көн, дуслар!💛 Ничек хәлләрегез? Алтын көзнең беренче ае да узып бара…🍁 Сентябрьне ничек озатабыз? Бу атнада кайларга барабыз?Афишабыз белән танышып чыгыйк 🤗

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Курчак театры элементлары белән фойеда уйнала торган, гадәти булмаган «СӘЛАМ, АКТӘПИ!» спектакле (3+), 29 сентябрь, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎭 Кол Гали поэмасына нигезләнгән «Йосыф» музыкаль-пластик спектакле (16+), 29 сентябрь, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнгән «Куркак Батыр» спектакле (12+), 1 октябрь, 13:00, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган «Гомер моңы» музыкаль спектакле (12+), 3 октябрь, 17:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 4 октябрь, 11:00, БИЛЕТЛАР.
  • ❤ 3
Post #4269 77
«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә:
⚔️ «Рюриковичи: 862-1598» экскурсиясе (6+), 22 сентябрь, 14:00;
👑 «Романовы: 1613-1917» экскурсиясе (6+), 23 сентябрь, 14:00;
📖 «По страницам истории Татарстана: от Волжской Булгарии до Казанской губернии» экскурсиясе (12+), 23, 26 сентябрь, 16:00;
🛡️«Дальневосточный финал: от войны к миру» экскурсиясе, 24, 26 сентябрь, 15:00; БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 22 сентябрь, 15:00; 25 сентябрь, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага багышланган «Әлфия» спектакле (12+), 23 сентябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎎 Р.Мөхәммәтшинның Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп язылган «Өрә белмәгән Көчек» әкияте (3+), 26 сентябрь, 12:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 А.С.Пушкин әкиятенә нигезләнгән «Сказка о царе Салтане» спектакле (0+), 26 сентябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Каюм Насыйри әкиятенә нигезләнгән «Әбүгалисина» спектакле (6+); 27 сентябрь, 13:00; БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли музеенда 🖼️ «Райский сад: искусство российского ислама» күргәзмәсе үз эшен тәмамлый, шул уңайдан 22-23 сентябрь көннәрендә махсус программа – финисаж көтелә:
22 сентябрь, 14:00 – «Новые формы работы с выставками: иммерсивность и архитектура нарратива» дискуссиясе, керү ирекле. 15:30 – «Путь вечности» перформансы, керү ирекле.
23 сентябрь, 11:00 – «Сады финансовых приключений» китабын тәкъдим итү, керү ирекле. 14:00 – «Красота садов и утешение страждущих душ» фәнни басмасын тәкъдим итү, керү ирекле. 16:00 – драматург Айдар Әхмәдиев белән очрашу. БИЛЕТЛАР.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә:
⛵️ «Алые паруса» мюзиклы (12+) – драма хәрәкәтләрен, хореография һәм вокал композицияләрен берләштереп, Александр Грин романтикасы заманча музыка телендә яңгыраш таба. 24 сентябрь, 19:00, БИЛЕТЛАР.
🎭 Кол Галинең «Кысса-и Йосыф» поэмасына нигезләнеп куелган «Йосыф-Зөләйха» вокаль-хореографик спектакле (12+), 26 сентябрь, 18:00, БИЛЕТЛАР.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 🎭 Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнеп язылган «Ак пароход» спектакле премьерасы – саф балачак дөньясының рәхимсез чынбарлык белән бәрелеше турындагы тетрәндергеч хикәя (16+).
25 сентябрь, 18:30; 26 сентябрь 17:00; БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 китап бастыру буенча остаханә (6+) узачак. Биредә һәр катнашучы үзен урта гасыр язучысы итеп хис итә алачак! 📜 27 сентябрь, 15:00, 16:00. БИЛЕТЛАР.
  • 👍 2
  • ❤ 1
Post #4268 57
Хәерле көн, дуслар!🍁 Ничек хәлләрегез?💛 Көзнең иң матур мәле: бар дөнья алтын яфракка күмелеп бара, кояш янәдән күзләрне чагылдыра☀️ Хуш килдең, әбиләр чуагы🧡 Бу атнада нинди планнарыгыз бар, кайларга барабыз? Көзге ямьле көннәрне бергәләп үткәрик🫶🏻

«Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко, 11А) 🎭 актёрлык осталыгы һәм сәхнә теле буенча остаханә узачак. 21 сентябрь:
🗣️ 17:00-17:40 кече төркем (13 яшькә кадәр);
🗣️ 17:45- 18:30 зурлар төркеме (14 яшьтән алып).
Теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎭 «Апуш» балалар студиясенең Г.Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп куелган «Тукай. Ярлыкагыл» спектакле (6+), 22 сентябрь, 16:00. БИЛЕТЛАР.
🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 27 сентябрь, 10:00, 11:30. БИЛЕТЛАР.
  • 👍 3
Post #4267 84
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Г.Исхакыйның биш әсәрен үз эченә алган «Сөннәтче бабай» спектакле (16+), 16 сентябрь, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «ТАПШЫРЫЛ...ГАН ХАТЛАР» мелодрамасы (12+), 17 сентябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 Г.Исхакый хикәясе буенча куелган «Кәҗүл читек» спектакле (6+), 19 сентябрь , 13:00, БИЛЕТЛАР.

А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә (Карл Маркс урамы, 26):
🪇 17-18 сентябрь – «Ложки, песни, чудеса» әдәби-музыкаль кичәсе (6+), БИЛЕТЛАР;
🪆19 сентябрь, 14:00 – балалар өчен «На языке музыки» дип аталган музыкаль лекцияләр циклы кысаларында беренче очрашу: «Образы животных в музыке» (6+). БИЛЕТЛАР. ТУЛЫРАК.

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺19 сентябрь көнне Зур мәгърифәт фестивале узачак. Программада:
📜 «Собери прошлое» квесты (9:00-14:00).
🧠 Ачык лекторий (9:00-14:00).
🧵 «Кукла-хороводница» иҗади остаханәсе (10:00–14:30).
❤️‍🩹 Беренче ярдәм күрсәтү буенча остаханә (9:00–14:30).
🎶 Бәйрәм концерты (9:00-13:00).
Керү ирекле (6+). ТУЛЫРАК.

«Ак Барс Арена» стадионында урнашкан «Союзмультпарк» 🎈19 сентябрь көнне 5 яшьлек туган көнен билгеләп үтә, шул уңайдан зур бәйрәм программасы каралган: экскурсияләр, квиз, остаханәләр, аквагрим, яраткан мультфильм геройлары белән дискотека һ.б.🕺🏻 Һәр кунакны иганәчеләрдән бүләк көтә🎁 ТУЛЫРАК.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 Корней Чуковский әсәренә нигезләнгән «Айболит» спектакле премьерасы (12+), 19 сентябрь, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 С.Маршакның «Теремок» әкияте (0+), 20 сентябрь, 11:00, 13:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 М.Протасованың нәниләр өчен «Идет Коза рогатая» интерактив-музыкаль спектакле (0+), 20 сентябрь, 12:00, 14:00, БИЛЕТЛАР.

Казан Кирмәненең Гавәми урыннар ишегалдында ⚜️ клоунада жанрында иҗат итүче артист Руслан Риманасның татар һөнәрчелеге турында «Сәхтиан» спектакле (6+) узачак. 19 сентябрь, 14:00. Керү ирекле.

Кабан күле яр буенда ☕️ 20 сентябрь көнне Кофе фестивале узачак. Программада: иртәнге йөгерү һәм йога, рәсем ясау һәм керамикадан мозаика төзү буенча остаханәләр, диджейлар чыгышлары, лекцияләр, дегустация, кино карау. ТУЛЫРАК.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кечкенә Мирза»🤴🏻 — Антуан де Сент-Экзюпериның бөек «Нәни Принц» әсәре белән илһамланудан туган спектакль (0+). 20 сентябрь, 13:00; БИЛЕТЛАР.
  • 🔥 3
Post #4266 56
Хәерле көн, дуслар!🤗 Ничек кәефләрегез?🧡 Бу атнада кайларга барабыз? Афишабызга күз салыгыз🍁

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Апуш» балалар студиясенең «Тыз-быз» спектакле (6+), 16 сентябрь, 16:00. БИЛЕТЛАР.

«Яратам» яшүсмерләр үзәгендә (Короленко, 11А) 📚 әдәбиятны яратучылар, татар телендә сөйләшергә теләүчеләр өчен «Яңгыра» әдәби клубы очрашуы узачак. Катнашучылар Г.Камалның «Беренче театр» комедиясен рольләргә бүлеп укыячак. 16 сентябрь, 18.00. Керү ирекле, теркәлү өчен СЫЛТАМА.

«Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре сезоны ябыла, соңгылар булып түбәндәгеләр күрсәтеләчәк:
🎬 16 сентябрь, 18:30 – «Том и Джерри» фильмы (2021), 6+
🎬 18 сентябрь, 18:30 – «Головоломка» мультфильмы (2015), 6+
Керү ирекле. Һава торышына бәйле үзгәрешләр булырга мөмкин. ТУЛЫРАК.
  • ❤ 2
Post #4265 88
Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 8 сентябрь – Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан тематик чаралар көтелә:
⚪️15:00 - 8-12 яшьтәге балаларның «Читашки» китап клубы очрашуы. ТЕРКӘЛҮ.
⚪️16:00 - коллаж ясау буенча «Голоса страны» остаханәсе (6+). ТЕРКӘЛҮ.
📚 13 сентябрь көнне китап бастыру буенча остаханә (6+) узачак. Биредә һәр катнашучы үзен урта гасыр язучысы итеп хис итә алачак! 📜 13 сентябрь, 13:00, 14:00. БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 8 сентябрь, 15:00; 11 сентябрь, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Корней Чуковский әсәренә нигезләнгән «Муха-цокотуха» спектакле (12+), 12 сентябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 13 сентябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Л.Н.Толстой музеенда (Япеев урамы, 15) ✍🏻 9 сентябрь көнне Лев Толстойның тууына 198 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары көтелә: музей буйлап сәяхәт, «Тауматроп» анимация уенчыгын ясап карау, фотосалон белән танышу, «Ожившие страницы романа Л.Н.Толстого “Война и мир”» күргәзмәсе ачылышы һ.б. 9 сентябрь, 13:30. Керү ирекле. ТУЛЫРАК.

«Елмай» 😊 балалар паркында ачык һавада кино кичләре дәвам итә:
🎬 9 сентябрь, 18:30 – «Валли» мультфильмы (2008), 0+
🎬 11 сентябрь, 18:30 – «Собачья жизнь» фильмы (2017), 6+
Керү ирекле. Һава торышына бәйле үзгәрешләр булырга мөмкин.

Казан зооботаника бакчасында (Һ.Такташ урамы, 112) 🌳 Карл Фуксның 250-еллыгы һәм бакчаның 220-еллыгы уңаеннан 12 сентябрь көнне «ФуксФест» узачак. Программада: 🎶 музыкаль чыгышлар, 🎨 рәсем һәм 🪴 кашпо ясау буенча остаханәләр, лекторий, 🎧 экскурсияләр, 📚 китап ярминкәсе һ.б. 12 сентябрь, 13:00–19:00. Билетлар кассада. ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Апуш» балалар студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектакле белән (12+) театр сезонын ачып җибәрә! 12 сентябрь, 16:00. БИЛЕТЛАР.

«Шәрык клубы» комплексында (Татарстан урамы, 8) 🎨 балалар өчен «Нәни куллар» остаханәсе (6+), 13 сентябрь, 14:00, БИЛЕТЛАР.
nbrt.timepad.ru «Как живут слова» — Тематическая встреча детского книжного клуба «Читашки» / События на TimePad.ru
  • 👍 2
Post #4264 73
Хәерле көн, дуслар!🧡 Алтын көз җитте, укулар да башланып китте🍁 Бу атнага нинди планнарыгыз бар? Нишләргә икән дип баш ватсагыз, афишабыз белән танышып чыгыгыз🤗

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 1812 елгы Бородино сугышына багышланган ⚔️ «Путь к Бородино, или Собери гвардейца в поход» квесты булачак. 8 сентябрь, 15:30. ТУЛЫРАК.

Уникаль осталык үзәгендә (Мәскәү урамы, 2) ⚜️ клоунада жанрында иҗат итүче артист Руслан Риманасның татар һөнәрчелеге турында «Сәхтиан» спектакле (6+) узачак. 8 сентябрь, 18:00. Керү ирекле.
  • ❤ 1
Post #4263 93
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә 👑 1-6 сентябрь көннәрендә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен «Юсуповские уроки» дип исемләнгән махсус программа: уен форматында һәм күзәтү экскурсияләре, «В поисках клада» квесты һ.б. «Юсуповы. Роскошь сквозь века» күргәзмәсе исә 6 сентябрь көнне ябыла, барып калырга ашыгыгыз! ТУЛЫРАК.

Казан Кирмәнендә:
🎭 1 сентябрь, 16:00 – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Габдулла — яктылык» спектакле (6+).
🎶 4 сентябрь, 18:00 – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр-бию ансамбле оркестрының «Вечер под музыку» концерт программасы.

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә.
⚔️ «Рюриковичи: 862-1598» экскурсиясе (6+), 1 сентябрь, 14:00;
👑 «Романовы: 1613-1917» экскурсиясе (6+), 2 сентябрь, 14:00;
📖 «По страницам истории Татарстана: от Волжской Булгарии до Казанской губернии» экскурсиясе (12+), 2, 5 сентябрь, 16:00; БИЛЕТЛАР. ТУЛЫРАК.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 1 сентябрь, 15:00; 4 сентябрь, 11:00, 15:30; 5 сентябрь, 9:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе (12+), 4 сентябрь, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 С.Я.Маршакның «Кошкин дом» әкияте (0+), 5 сентябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Кәрлә – мәктәп баласы» – Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган иң кызыклы пьесаларының берсе: Шүрәле, Дию, Убырлы карчык һәм Кәрлә турында (0+), 5 сентябрь, 12:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте (0+), 6 сентябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган «Гомер моңы» музыкаль спектакле (12+), 4 сентябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 5 сентябрь, 11:00, БИЛЕТЛАР;
🎭 «Әлифба: хәрефләр дөньясында» интерактив лингвистик спектакле (3+); 6 сентябрь, 11:00, БИЛЕТЛАР.

Горки-Әмәт урманында 🌳 «Друзья леса» проекты кысаларында экофестиваль узачак. Программада: психология үзәгеннән урман терапиясе, икенчел чимал җыю, эколекция, остаханәләр. 5 сентябрь, 12:30. ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎼 композитор А.Зацепинның 100 яшьлегенә багышланган «Кино һәм музыка» концерты (6+), 7 сентябрь, 19:00, БИЛЕТЛАР.
  • 🔥 6
  • 👍 2
Post #4262 90
Хәерле кич, кадерле дуслар! Җәй белән саубуллашыр вакыт та җитте, алтын көзгә аяк басабыз🍁 Яңа уку елында сезгә зурдан-зурдан уңышлар, күтәренке кәеф теләп калабыз!🤗 Укудан тыш вакытта кайларга барасыз? Атналык афишабыз белән танышып чыгыгыз📌

Татарстан Республикасының Милли музеенда 🍁 1 сентябрьгә багышланган «Исәнме, көз!» программасы кысаларында 🔍 «Поиск сокровищ» интерактив квест-уены һәм 🐉 «Витязи и драконы» дип исемләнгән музей дәресе узачак. ТУЛЫРАК.

Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае янындагы паркта (Совет урамы, 18) 📚💼 Белем көне уңаеннан 5-12 яшьтәге балалар өчен интерактив шоу – «Вовка в тридевятом царстве, или как Вовка в школу собирался». Программада: уеннар, иҗади номерлар, күңелле флешмоблар һ.б. 1 сентябрь, 17:00. ТУЛЫРАК.
  • ❤ 4
  • 🔥 2
Post #4261 102
«Елмай» балалар паркында:
😊 26 август, 19:00 – ачык һавада кино кичләре кысаларында «Рапунцель. Запутанная история» мультфильмы (2010), 6+.
😊 29 август, 11:00 – «Туган Фест» анимация фестивале. Әлеге гаилә бәйрәмендә зур программа көтелә: «История анимации» интерактив күргәзмәсе; кастингта катнашу; түләүсез остаханәләр; спорт уеннары һәм башка актив чаралар; милли костюмнардан яки мультфильм геройлары образында киенүчеләр парады; татар эстрадасы йолдызлары концерты һ.б. Керү ирекле. ТУЛЫРАК.
😊 29-30 август, 11:00 – «Тау Фест» китап фестивале кысаларында 📚 язучылар белән иҗади очрашулар, китап күргәзмәсе, балалар өчен уеннар, остаханәләр һәм башка күңел ачу чаралары көтелә. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

«Туган авылым» комплексы 🎂 27 августта туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан махсус бәйрәм программасы каралган: кулинария һәм һөнәрчелек буенча остаханәләр; әйлән-бәйлән, җыр-биюләр; чәкчәктән Татарстанның иң зур флагын ясап, кулинария рекорды кую һәм кунакларны сыйлау; татарча дискәтүк. 27 август, 17:00, керү ирекле.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Ә.Фәйзинең «Аучы Мәргән белән Болан кыз» әкиятенә нигезләнгән «Куркак Батыр» спектакле (12+), 28 август, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Бәхетле көнем» – бәбиләр һәм әти-әниләр өчен релакс-спектакль (0+), 29 август, 11:00, БИЛЕТЛАР.

Казан мэриясе балконнарында 🎶 «Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашасы үткәрелә. Кичәне La Primavera оркестры ачып җибәрәчәк, аннары театр артистлары һәм вокалистлар катнашындагы музыкаль-шигъри номерлар яңгыраячак. Чыгышлар вакытында фасад елдагыча утлар белән бизәләчәк. 28 август, 19:30.

Казансу яр буендагы «УРАМ» экстрим-паркында 🛴🛹🚴🏻 «УРАМ ФЕСТ 2026» узачак. Программада: экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар; лекцияләр һәм остаханәләр; артистлар чыгышлары, диджей-сетлар; ярминкә; интерактив мәйданчыклар һ.б. 29-30 август, 10:00. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен СЫЛТАМА.

Казан федераль университетында (Кремль урамы, 35) 🎓 «PROнаука в КФУ» фәнни-популяр проектының XX сезоны булачак. Кунакларны интерактивлар, фәнни шоу, галимнәрдән лекцияләр, кинофильм һәм башка актив чаралар көтә. 29 август, 13:00. Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша теркәлергә кирәк.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестрыннан 🎼 «Мультконцерт»: таныш музыка яңа яңгырашта — классик әсәрләр мультипликация белән үрелеп барган махсус программа (6+), 29 август, 18:00, БИЛЕТЛАР.

30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә шулай ук күп төрле бәйрәм чаралары көтелә:
💚 11:00 - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янындагы мәйданда 🪗 «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале.
🤍 14:00 - Казан ипподромы территориясендә 🐎 ат чабышлары, концерт программасы, ярминкә.
❤️ 15:00-22:00 - «Казан» гаилә үзәге янында 🎈 тематик зоналарга бүленгән фестиваль: актив чаралар, уеннар, ярминкә, дискуссия мәйданчыклары, зур концерт программасы.
ТУЛЫРАК.
tuganbatyr.ru Добро пожаловать на «ТуганФест»!
  • ❤ 2
  • 👍 1
  • 🔥 1
  • 😍 1
Post #4260 83
Хәерле көн, дуслар!🤗 Августның соңгы атнасына да аяк бастык🥹 Бер дә күңелсезләнмик, әйдәгез, җәйне матур итеп тәмамлыйк: атна дәвамында берсеннән-берсе шәп чаралар көтелә, күрегез әле🤩

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 25 август, 15:00; 28 август, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Р.Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» спектакле (0+), 28 август, 11:00, 13:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Н.Исәнбәт әкиятенә нигезләнгән «Мырау батыр» музыкаль спектакле (0+), 29 август, 11:00, 13:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Габдулла Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә һәм Сарык» спектакле (0+); 30 август, 12:00; БИЛЕТЛАР.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә 🎭 «Апуш» балалар студиясе катнашында «Күзлек» фестивале узачак. Чара Туфан Миңнуллин һәм Фатих Әмирхан иҗатына багышланган эскизлар һәм концерт номерлары белән үрелеп барачак. 25 август, 16:00. БИЛЕТЛАР.
  • ❤ 2
  • 👍 2
Post #4259 108
Казан Кирмәнендә:
🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Кремль урамы буйлап квест-сәяхәт (12+). 19, 21 август, 17:00; БИЛЕТЛАР;
💃🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә. 22 август, 14:00, 15:00, 16:00.

«Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә:
🎬 19 август, 19:00 «Алладин» мультфильмы (1992), 0+.
🎬 20 август, 19:00 «Головоломка» мультфильмы (2015), 6+.
🎬 22 август, 19:00 «Унесенные призраками» фильмы (2001), 12+.

Шулай ук «Елмай» балалар паркында 🫟 22-23 август көннәрендә «Стрит-арт фест» узачак (14+). Биредә стрит-артның төрле юнәлешләре белән танышып, киләчәктә Казанның төрле паркларында урын алачак арт-объектлар ясау мөмкинлеге булачак. Катнашырга теләүчеләр 20 августка кадәр СЫЛТАМА аша теркәлергә тиеш.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Г.Кариевка багышланган «Габдулла — яктылык» спектакле (6+). 20 август, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Гөлчәчәк» татар халык әкияте: гүзәл кыз һәм коточкыч убырлы, сихри агач һәм серле күл... (12+). 21 август, 20:00, БИЛЕТЛАР.

Кабан күлендә 🏄‍♂️ «СапКультура» фестивале узачак. Программада: сапбордларда һ.б. спорт төрләре буенча суда чыгышлар, ачык һавада фильм карау һәм башка күңел ачу чаралары. 21 август, 16:00. Катнашу түләүсез, әмма алдан теркәлергә кирәк. ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎭 «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле (6+), 22 август, 11:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 23 август, 10:00, 11:30, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә:
📚 «Код единства» квесты (10+) – тарихны һәм маҗаралар яратучылар өчен менә диген мөмкинлек. Әлеге уенда интеллектуаль табышмакларны чишеп, заманча технологияләр ярдәмендә сорауларга җавап табарга була. 22 август, 15:00. Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
📚 Диктор, сәхнә теле белгече Әлфия Җамалетдинова белән очрашу (12+). Остаханәдә катнашучылар ничек кызыклы итеп сөйләргә, тавыш белән ничек идарә итәргә, төрле персонажларны ничек тавышландырырга, озак кычкырып укудан ничек арымаска икәнен беләчәк. 23 август, 15:00. БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Аленький цветочек» спектакле (0+), 22 август, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте (0+); 22 август, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Рус халык әкиятләренә нигезләнгән «Репка-Ряба-Колобок» спектакле (0+), 23 август, 12:00, 14:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле (3+); 23 август, 13:00; БИЛЕТЛАР.

Л.Н.Толстой музеенда (Япеев урамы, 15) 🎨 акрил буяулар белән магнит ясау буенча остаханә узачак. 23 август, 16:00. ТУЛЫРАК.
Парки Казани Стрит-арт фест в парке «Елмай»
  • ❤ 4
  • 🔥 1
Post #4258 96
Хәерле көн, дуслар!🤗 Ничек хәлләрегез? Август ае һәм ямьле җәй тәмамланырга ике атна калып бара, тик бу боегып утырырга дигән сүз түгел❤️‍🩹 Каникуллар истә калырлык булсын дисәгез, һава торышына карап тормагыз, атна дәвамында бик күп чаралар көтелә. Афишабызга сезнең өчен шуларның иң-иңнәрен тупладык📌

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺
биш чорга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә.
⚔️ «Рюриковичи: 862-1598» экскурсиясе (6+), 18 август, 14:00;
👑 «Романовы: 1613-1917» экскурсиясе (6+), 19 август, 14:00;
📖 «По страницам истории Татарстана: от Волжской Булгарии до Казанской губернии» экскурсиясе (12+), 19, 22 август, 16:00;
🏅«От великих потрясений к Великой Победе: 1914-1945» экскурсиясе (12+), 20 август, 14:00;
🇷🇺 «Россия–Моя история: 1945–XXI век» экскурсиясе (12+), 21 август, 14:00; БИЛЕТЛАР.
  • ❤ 1
  • 👍 1
Older posts →

About this channel

How can I read @safradio without a Telegram account?
TGViewer shows the public web preview Telegram publishes for ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨: recent posts, photos, videos and the subscriber count, with no app, login or account.
How many subscribers does ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ have?
✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ (@safradio) has 883 subscribers on Telegram, refreshed roughly every 30 minutes.
Does ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ know I viewed it here?
No. Public channel previews carry no viewer identity, and TGViewer has no accounts or tracking of what you look up.
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →