TGViewer
✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ @safradio · 884 subscribers
Post #4271 77
«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 29 сентябрь, 15:00; 2 октябрь, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Н.В.Гоголь повесте буенча куелган «Ночь перед Рождеством» спектакле (12+), 30 сентябрь, 18:30, БИЛЕТЛАР;
🎎 «Аленький цветочек» спектакле (0+), 3 октябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 «Бүре җиләге» спектакле (5+), 3 октябрь, 12:00, БИЛЕТЛАР;
🎎 «Кәтүкнең сихри төшләре» – тычкан малае Кәтүк турында кызыклы һәм гыйбрәтле әкият (0+). 4 октябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 рәссам Шамил Шәйдуллин күргәзмәсе кысаларында 🖍️ дизайнер Диана Мөхәммәтҗанова белән мерч ясау буенча остаханә (12+). Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша теркәлергә кирәк. 30 сентябрь, 18:30.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🕺🏻💃🏻 Нурбәк Батулланың бию сәнгате буенча «Бие, бие, Хәйбулла» дип аталган остаханәсе (16+) узачак. 1 октябрь, 18:00, БИЛЕТЛАР.

Татар китабы йортында 📖 китап сөючеләр өчен Ихтыяр Кыямов җитәкчелегендә яңа клуб ачыла. Беренче очрашуның темасы – Әмирхан Еники «Матурлык». Әсәрне алдан укып килү сорала. 1 октябрь, 18:00. ТУЛЫРАК.

Г.Тукай әдәби музеенда 🗣️ 5–9 яшьлек балалар өчен «Бытбылдык» татарча сөйләм клубы эшли башлый. Очрашуларда балалар татарча аралашачак, уйнаячак, яңа сүзләр өйрәнәчәк һәм иҗади мохиттә тел күнекмәләрен үстерәчәк. Беренче очрашу – 1 октябрь:
18:30 — татар телен өйрәнә башлаучылар өчен. ТЕРКӘЛҮ.
19:00 — татарча яхшы сөйләшүчеләр өчен. ТЕРКӘЛҮ.
Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикле, алдан теркәлү мәҗбүри.

Казан федераль университетының Дизайн институтында (Сул як Болак урамы, 34) 👩🏻‍🎨 6-12 яшьтәге балалар өчен ачык ишекләр көне узачак. Программада: бина буйлап экскурсия; дизайнерлар, архитекторлар һөнәрләре белән танышу; иҗади остаханә.
3 октябрь: 09:00-10:30 / 13.00-14.30.
Катнашу түләүсез, әмма СЫЛТАМА аша алдан теркәлергә кирәк.

«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 3 октябрьдә «Мәгърифәт көне» бөтенроссия фестивале узачак.
📖 11:00 - «Наука и образование в Российской империи» экскурсиясе.
📖 12:00 - «Благотворительность и меценатство в истории Казанской губернии» экскурсиясе.
📖 13:00 - «История татарского языка и письменности» экскурсиясе.
Керү ирекле. ТУЛЫРАК.

«Шәрык клубы» комплексында (Татарстан урамы, 8) 🎨 балалар өчен «Нәни куллар» остаханәсе (6+), 4 октябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.
  • 👍 2
More from @safradio
  1. Oct 8, 2026Әдәби фестның нәни кунакларын иҗади мәйданчык көтә! 🐞 Фестивальнең иң кечкенә кунаклары ө…
  2. Oct 6, 2026Татар китабы йортында 📖 7 октябрь көнне «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак (14+). Программа…
  3. Oct 6, 2026Хәерле кич, дуслар!🧡 Октябрь аена да аяк бастык, һава торышы үзгәрүчән, тик шуңа да карам…
  4. Sep 28, 2026Хәерле көн, дуслар!💛 Ничек хәлләрегез? Алтын көзнең беренче ае да узып бара…🍁 Сентябрьне…
  5. Sep 21, 2026«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә: ⚔️…
  6. Sep 21, 2026Хәерле көн, дуслар!🍁 Ничек хәлләрегез?💛 Көзнең иң матур мәле: бар дөнья алтын яфракка кү…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →