TGViewer
✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ @safradio · 884 subscribers
Post #4259 108
Казан Кирмәнендә:
🎧 «Простая история» аудиоспектакле – балалар өчен Кремль урамы буйлап квест-сәяхәт (12+). 19, 21 август, 17:00; БИЛЕТЛАР;
💃🏻 Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Бергә биибез! — Танцуем вместе!» татар халык биюләре буенча остаханә. 22 август, 14:00, 15:00, 16:00.

«Елмай» балалар паркында 😊 ачык һавада кино кичләре дәвам итә:
🎬 19 август, 19:00 «Алладин» мультфильмы (1992), 0+.
🎬 20 август, 19:00 «Головоломка» мультфильмы (2015), 6+.
🎬 22 август, 19:00 «Унесенные призраками» фильмы (2001), 12+.

Шулай ук «Елмай» балалар паркында 🫟 22-23 август көннәрендә «Стрит-арт фест» узачак (14+). Биредә стрит-артның төрле юнәлешләре белән танышып, киләчәктә Казанның төрле паркларында урын алачак арт-объектлар ясау мөмкинлеге булачак. Катнашырга теләүчеләр 20 августка кадәр СЫЛТАМА аша теркәлергә тиеш.

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында:
🎭 Г.Кариевка багышланган «Габдулла — яктылык» спектакле (6+). 20 август, 18:30; БИЛЕТЛАР;
🎭 «Гөлчәчәк» татар халык әкияте: гүзәл кыз һәм коточкыч убырлы, сихри агач һәм серле күл... (12+). 21 август, 20:00, БИЛЕТЛАР.

Кабан күлендә 🏄‍♂️ «СапКультура» фестивале узачак. Программада: сапбордларда һ.б. спорт төрләре буенча суда чыгышлар, ачык һавада фильм карау һәм башка күңел ачу чаралары. 21 август, 16:00. Катнашу түләүсез, әмма алдан теркәлергә кирәк. ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында:
🎭 «Шүрәлене көттегезме?!» спектакле (6+), 22 август, 11:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎵 Нәниләр өчен «БӘБИ-КОНЦЕРТ» (0+), 23 август, 10:00, 11:30, БИЛЕТЛАР.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә:
📚 «Код единства» квесты (10+) – тарихны һәм маҗаралар яратучылар өчен менә диген мөмкинлек. Әлеге уенда интеллектуаль табышмакларны чишеп, заманча технологияләр ярдәмендә сорауларга җавап табарга була. 22 август, 15:00. Теркәлү өчен СЫЛТАМА.
📚 Диктор, сәхнә теле белгече Әлфия Җамалетдинова белән очрашу (12+). Остаханәдә катнашучылар ничек кызыклы итеп сөйләргә, тавыш белән ничек идарә итәргә, төрле персонажларны ничек тавышландырырга, озак кычкырып укудан ничек арымаска икәнен беләчәк. 23 август, 15:00. БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Аленький цветочек» спектакле (0+), 22 август, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте (0+); 22 август, 12:00, 14:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Рус халык әкиятләренә нигезләнгән «Репка-Ряба-Колобок» спектакле (0+), 23 август, 12:00, 14:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Авыл эте Акбай» музыкаль спектакле (3+); 23 август, 13:00; БИЛЕТЛАР.

Л.Н.Толстой музеенда (Япеев урамы, 15) 🎨 акрил буяулар белән магнит ясау буенча остаханә узачак. 23 август, 16:00. ТУЛЫРАК.
Парки Казани Стрит-арт фест в парке «Елмай»
  • ❤ 4
  • 🔥 1
More from @safradio
  1. Oct 8, 2026Әдәби фестның нәни кунакларын иҗади мәйданчык көтә! 🐞 Фестивальнең иң кечкенә кунаклары ө…
  2. Oct 6, 2026Татар китабы йортында 📖 7 октябрь көнне «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак (14+). Программа…
  3. Oct 6, 2026Хәерле кич, дуслар!🧡 Октябрь аена да аяк бастык, һава торышы үзгәрүчән, тик шуңа да карам…
  4. Sep 28, 2026«Әкият» курчак театрында: 🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+…
  5. Sep 28, 2026Хәерле көн, дуслар!💛 Ничек хәлләрегез? Алтын көзнең беренче ае да узып бара…🍁 Сентябрьне…
  6. Sep 21, 2026«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә: ⚔️…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →