TGViewer
✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ ✨ «САФ» татарча балалар интернет-радиосы✨ @safradio · 883 subscribers
Post #4265 88
Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә 📚 8 сентябрь – Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан тематик чаралар көтелә:
⚪️15:00 - 8-12 яшьтәге балаларның «Читашки» китап клубы очрашуы. ТЕРКӘЛҮ.
⚪️16:00 - коллаж ясау буенча «Голоса страны» остаханәсе (6+). ТЕРКӘЛҮ.
📚 13 сентябрь көнне китап бастыру буенча остаханә (6+) узачак. Биредә һәр катнашучы үзен урта гасыр язучысы итеп хис итә алачак! 📜 13 сентябрь, 13:00, 14:00. БИЛЕТЛАР.

«Әкият» курчак театрында:
🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+), 8 сентябрь, 15:00; 11 сентябрь, 15:30; БИЛЕТЛАР;
🎎 Корней Чуковский әсәренә нигезләнгән «Муха-цокотуха» спектакле (12+), 12 сентябрь, 11:00, 13:00, 15:00; БИЛЕТЛАР;
🎎 Г.Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» музыкаль спектакле (0+), 13 сентябрь, 13:00, БИЛЕТЛАР.

Л.Н.Толстой музеенда (Япеев урамы, 15) ✍🏻 9 сентябрь көнне Лев Толстойның тууына 198 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары көтелә: музей буйлап сәяхәт, «Тауматроп» анимация уенчыгын ясап карау, фотосалон белән танышу, «Ожившие страницы романа Л.Н.Толстого “Война и мир”» күргәзмәсе ачылышы һ.б. 9 сентябрь, 13:30. Керү ирекле. ТУЛЫРАК.

«Елмай» 😊 балалар паркында ачык һавада кино кичләре дәвам итә:
🎬 9 сентябрь, 18:30 – «Валли» мультфильмы (2008), 0+
🎬 11 сентябрь, 18:30 – «Собачья жизнь» фильмы (2017), 6+
Керү ирекле. Һава торышына бәйле үзгәрешләр булырга мөмкин.

Казан зооботаника бакчасында (Һ.Такташ урамы, 112) 🌳 Карл Фуксның 250-еллыгы һәм бакчаның 220-еллыгы уңаеннан 12 сентябрь көнне «ФуксФест» узачак. Программада: 🎶 музыкаль чыгышлар, 🎨 рәсем һәм 🪴 кашпо ясау буенча остаханәләр, лекторий, 🎧 экскурсияләр, 📚 китап ярминкәсе һ.б. 12 сентябрь, 13:00–19:00. Билетлар кассада. ТУЛЫРАК.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 🎭 «Апуш» балалар студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышланган «Унөч» спектакле белән (12+) театр сезонын ачып җибәрә! 12 сентябрь, 16:00. БИЛЕТЛАР.

«Шәрык клубы» комплексында (Татарстан урамы, 8) 🎨 балалар өчен «Нәни куллар» остаханәсе (6+), 13 сентябрь, 14:00, БИЛЕТЛАР.
nbrt.timepad.ru «Как живут слова» — Тематическая встреча детского книжного клуба «Читашки» / События на TimePad.ru
  • 👍 2
More from @safradio
  1. Oct 8, 2026Әдәби фестның нәни кунакларын иҗади мәйданчык көтә! 🐞 Фестивальнең иң кечкенә кунаклары ө…
  2. Oct 6, 2026Татар китабы йортында 📖 7 октябрь көнне «Беренче чәршәмбе» чарасы узачак (14+). Программа…
  3. Oct 6, 2026Хәерле кич, дуслар!🧡 Октябрь аена да аяк бастык, һава торышы үзгәрүчән, тик шуңа да карам…
  4. Sep 28, 2026«Әкият» курчак театрында: 🎎 «Экскурсия үткәрүче белән сәхнә артына күзәтү экскурсиясе (6+…
  5. Sep 28, 2026Хәерле көн, дуслар!💛 Ничек хәлләрегез? Алтын көзнең беренче ае да узып бара…🍁 Сентябрьне…
  6. Sep 21, 2026«Россия – минем тарих» паркында 🇷🇺 чорларга бүленгән тематик экскурсияләр дәвам итә: ⚔️…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →