Post #2964
63

Татар әдәбиятында Лилия Закирова һәм Раил Сафин дигән феномен барлыкка килде. Сафиннар гаиләсе массачыл әдәбият белән югары әдәбият арасында күпер булуны үз миссияләре итеп алып эш итәләр кебек. Безнең бөек язучылар (һәм алар тирәсенә эләгә алган язмаучылар да) бераз борын күтәребрәк йөриләр, ә халык үзе язып үзе язганны укып яши башлады кебек. Менә бу вазгыятьтә татар әдәбиятына Лилия һәм Раил Сафиннын килеп чыгуы табигый. Алар әле интуитивно эшлиләр һәм кармаланып кына баралар. Әмма баралар. Алар бик тырышлар. Лилия пьесасын проза форматында язып чыгарып та өлгергән, әсәр халыкта кызыксыну тудырса, театрлар өчен пьеса форматы әзер. Раилнен "Күпер" пьесасын Фәрит Бикчәнтәев үзе куеп ята. Камалда ноябрь башында Раилнен дебют әсәре буенча премьера. Күпер исеме Раил очрагында бик символик мәгънәгә ия. Әдәби парга уңышлар
- ❤ 9
- 👍 2