TGViewer
Рузилә /минем дөнья Рузилә /минем дөнья @ruzmukh · 189 subscribers
Post #2956 106
Беренче фотода кичәге Рәшит Әхмәтҗанов кичәсе, икенчесендә - бүгенге Әдәби фестнын (Рәдиф Кашапов аны матбугат конференциясендә "Ильяс Фәрхуллиннын бу фестивале" дип атаган) кичке "Багышлау" кичәсеннән. Нигә сонгы көннәрдә соцчелтәрләрне тутырсалар да, матбугат конференциясе уздырсалар да, кояшлы матур көн булса да халык юк иде "Ильяс фестивалендә"? Язучылар да күренмәде, активистлар да. Татар әдәбиятын пропагандалаучы бердәнбер блогер Ихтыяр килгән дисәм, ул да "Дөр"гә кереп китте. Камал театры бер шауламыйча гына менә дигән кичә ясады, әйе, күпчелек өлкән буын әдәбият сөючеләр килгәндер, әмма камаллар буш залга шигырь укымады. Ә әдәби фестта артистлар буш залга диярлек укыды (200 кешелек залда 20-30 кеше (оештыручыларнын үзләре һәм ике фотограф белән ике видео операторын да санап). Фестиваль оештыру өчен авторитет кирәктер күрәсең, бу татар кешесенең әдәбият яратмавы түгел. Бу көннәрдә өлешчә генә булса да байтак әдәби фестивальләр (Аксенов фест, Глаголица) һәм әдәби кичәләр күргән кеше буларак язам
  • 😢 3
  • ❤ 2
  • 😁 1
More from @ruzmukh
  1. Oct 12, 2026Бу Раил белән ничәнче интервью икәнен санамадым. - Шулай итеп Раил Садриевның үз театры ба…
  2. Oct 12, 2026Татар әдәбиятында Лилия Закирова һәм Раил Сафин дигән феномен барлыкка килде. Сафиннар гаи…
  3. Oct 11, 2026Бүген тиз генә Мәскәү базарын урап чыктым. Янартылганнан соң йөреп чыкмаган идем. Милли ди…
  4. Oct 10, 2026Әти белән әни кадерләп үстергән алма бакчасынын быелгы соңгы алмалары. Бестолковый балалар…
  5. Oct 10, 2026Язучылар берлегенен саташуымы соң бу? Нигә бер үк көнгә куярга? Әдәбият сөючеләр кайсына б…
  6. Oct 10, 2026Ишегалдында яз диярсең) каз үләне ям яшел, тузганаклар чәчәктә
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →