Post #2964
56 Oct 12, 2026, 07:34 UTC Татар әдәбиятында Лилия Закирова һәм Раил Сафин дигән феномен барлыкка килде. Сафиннар гаиләсе массачыл әдәбият белән югары әдәбият арасында күпер булуны үз миссияләре итеп алып эш итәләр кебек. Безнең бөек язучылар (һәм алар тирәсенә эләгә алган язмаучылар да) бераз борын күтәребрәк йөриләр, ә халык үзе язып үзе язганны укып яши башлады кебек. Менә бу вазгыятьтә татар әдәбиятына Лилия һәм Раил Сафиннын килеп чыгуы табигый. Алар әле интуитивно эшлиләр һәм кармаланып кына баралар. Әмма баралар. Алар бик тырышлар. Лилия пьесасын проза форматында язып чыгарып та өлгергән, әсәр халыкта кызыксыну тудырса, театрлар өчен пьеса форматы әзер. Раилнен "Күпер" пьесасын Фәрит Бикчәнтәев үзе куеп ята. Камалда ноябрь башында Раилнен дебют әсәре буенча премьера. Күпер исеме Раил очрагында бик символик мәгънәгә ия. Әдәби парга уңышлар
Post #2963
80 Oct 11, 2026, 10:42 UTC Бүген тиз генә Мәскәү базарын урап чыктым. Янартылганнан соң йөреп чыкмаган идем. Милли дизайнлы әйберләр бутигына кердем. Чәкчәкләр күтәргән турист ханым кемгәдер бүләккә футболка сайлый һәм язылган сүзләрнен тәрҗемәсен сорый. Кибетче кыз татарча белми, аптырашта. Ярдәм итә башладым, Тукай сүзләре язылган матур гына футболкалар бар. Әмма латиницада язылган "күп сүз - фәлән сүз" дигән футболкага җиткәч тәрҗемәдән туктадым. "Молчание золото"нын татарский фольклоры инде бу, шулай язганнар безнең дизайнерлар, әлбәттә турист ханым алмады, дөрес эшләде. Футболка, свитшот язулары белән артыкка китә башладылар (
Post #2962
90 Oct 10, 2026, 20:42 UTC Әти белән әни кадерләп үстергән алма бакчасынын быелгы соңгы алмалары. Бестолковый балалар кайтканчы дип бакча аны тырышып саклаган, алмагач яфраклары астына яшереп кошлардан саклаган. Көзнең иң кадерле көне булгандыр бәлки алма бакчасын җыештыру. Бөтен гәүдә авыртса да рәхәт авырту. Туган йортта иң кадерле урын бакча бугай
Post #2960
95 Oct 10, 2026, 18:57 UTC Язучылар берлегенен саташуымы соң бу? Нигә бер үк көнгә куярга? Әдәбият сөючеләр кайсына барыр дисез?)))))
Post #2958
95 Oct 10, 2026, 17:27 UTC Ишегалдында яз диярсең) каз үләне ям яшел, тузганаклар чәчәктә
Post #2956
105 Oct 9, 2026, 21:00 UTC Беренче фотода кичәге Рәшит Әхмәтҗанов кичәсе, икенчесендә - бүгенге Әдәби фестнын (Рәдиф Кашапов аны матбугат конференциясендә "Ильяс Фәрхуллиннын бу фестивале" дип атаган) кичке "Багышлау" кичәсеннән. Нигә сонгы көннәрдә соцчелтәрләрне тутырсалар да, матбугат конференциясе уздырсалар да, кояшлы матур көн булса да халык юк иде "Ильяс фестивалендә"? Язучылар да күренмәде, активистлар да. Татар әдәбиятын пропагандалаучы бердәнбер блогер Ихтыяр килгән дисәм, ул да "Дөр"гә кереп китте. Камал театры бер шауламыйча гына менә дигән кичә ясады, әйе, күпчелек өлкән буын әдәбият сөючеләр килгәндер, әмма камаллар буш залга шигырь укымады. Ә әдәби фестта артистлар буш залга диярлек укыды (200 кешелек залда 20-30 кеше (оештыручыларнын үзләре һәм ике фотограф белән ике видео операторын да санап). Фестиваль оештыру өчен авторитет кирәктер күрәсең, бу татар кешесенең әдәбият яратмавы түгел. Бу көннәрдә өлешчә генә булса да байтак әдәби фестивальләр (Аксенов фест, Глаголица) һәм әдәби кичәләр күргән кеше буларак язам
Post #2955
105 Oct 9, 2026, 16:06 UTC Рузилә /минем дөнья Кеше юк әле боларның монда, залда үз лә ре генә ахрысы егермеләп кеше Әдәби фест турында әйтүем
Post #2954
104 Oct 9, 2026, 16:05 UTC Кеше юк әле боларның монда, залда үз лә ре генә ахрысы егермеләп кеше
Post #2953
106 Oct 9, 2026, 12:17 UTC Татарстан Язучылар берлеге дип аталган каналда Рәшит Әхмәтҗановны искә алу кичәсеннән бер мәгълүмат та юк. Гел әдәбифест кына
Post #2950
103 Oct 9, 2026, 08:49 UTC Төрле грейлар ремейклар ясап болгатып бетермәгән күпме матур җырын эзләп тапканнар Рәшит абыйның
Post #2947
105 Oct 8, 2026, 20:54 UTC Петербургская урамында гел яшьләр күп була, гел я шундагы эскәмияләрдә җыелышып я йөрештереп торалар. Артык узынмасалар да әдәби телдә сөйләшмиләр әлбәттә. Бүген эскәмияләрнен берсендә өелешкән кызлар һәм егетләрнен татарчалы- русчалы урам телендә татарча сүгенү кушып кычкырып сөйләшәнен ишеттем дә уйлап куйдым, без аларның татарча сөйләшүенә сөенергә тиешме, әллә ямьсез сөйләшәләр дип борчылыргамы?
Post #2946
118 Oct 7, 2026, 17:34 UTC Киләсе елга Үзбәкстанга быел Төрекмәнстанга барган кешеләр барамы икән? Әллә алышып быел Кайбычка баручылар киләсе елга Самаркандка китеп, Ашхабадтан кайтучылар Кайбычка китәме? "Татар кызы" турында хәбәр күргәч, туган уйлар)
Post #2945
121 Oct 7, 2026, 17:24 UTC "Отеллоны яки Әсәлне карамасагыз шул кирәк сезгә - карагыз менә (