XV йөздә шигъри антология төзегән Әхмәд Тарази "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы авторы, XIV йөзнең беренче яртысында Алтын Урдада яшәп иҗат иткән "Котыб" тәхәллесле әдибебезнең тулы исемен (Котбеддин Сараи) һәм әлеге әсәреннән алты юл китерә (кояш баюның һәм җиргә караңгы төшүнең метафорик тасвиры):
ییپار ینکلیغ ساچین کیم تون ترادی
یاروغلوق جمله عالمدین یرادی
هزیمت بولدی ایرسه روم شاهی
خبر انکلادی هندوستان سپاهی
تولوب هندو چریکی کوککا یرکا
توزوب بو کنبد خضرادا نیرکا
Йыпар яңлыг сачын кем төн тарады,
Яруглук җөмлә галәмдин ерады.
Һәзимәт булды ирсә Рум шаһы,
Хәбәр аңлады Һиндустан сипаһы.
Тулып һинду чәриге күккә-йиргә,
Төзеп бу гөнбәд-е хазрада ниргә.
<[Шириннең] җофардай [хуш исле] чәчен төн тарады,
Яктылык бөтен галәмнән югалды.
Җиңелде исә Рум шаһы(1),
Ул хәбәрне аңлады Һиндыстан гаскәре (2).
Тулып һинд гаскәре күккә-җиргә,
Төзде бу яшел гөмбәздә(3) ниргә(4)>.
(1) Рум шаһы - кояшның метафорик атамасы
(2) Һиндыстан гаскәре - караңгылыкның метафорик атамасы
(3) яшел гөмбәз - күк гөмбәзе
(4) ниргә - сугыш сафы.
Post #3749
149
Forwarded from املا Имла
