TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31756 262
Русиянең Украинага каршы баскын сугышыннан Башкортстанга инде хатын-кызлар мәетләре дә кайта башлады
 
Башкортстанның Кушнаренко районында сугышта һәлак булган Алинә Волкованы җирләгәннәр. Бу хакта район башлыгы Марат Латыйповка сылтама белән UFA1 сәхифәсе хәбәр итә.

Басма язуынча, Волкова сержант дәрәҗәсендә булган һәм яраланучыларны эвакуацияләү өчен җавап тоткан.

“Алинә Рамил кызы фронтка ихтыяри буларак китте”, дигән район башлыгы.

Бүгенге көндә сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 10700 кеше һәлак булды. Моңа кадәр Азатлык Радиосы исемлегендә һәлак булучыларның барысы да ирләр иде.
 
▪️Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр 2023 елда күренә башлады.

▪️Север.Реалии сугышта контракт белән хезмәт итәргә булган кайбер хатын-кызларның язмышы турында тикшеренү чыгарган иде. Алар офицерларның медицина роталарындагы хатын-кызларны үзләре белән бергә яшәргә мәҗбүр итүен сөйли. Кайберләре өчен бу фронтта исән калу өчен бердәнбер мөмкинлек булган.

▪️2023 елның август аенда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгында республиканың хәрби комиссариаты белгечләре катнашында ашыгыч киңәшмә үткән иде. Анда республикада табиб булып эшләүче хатын кызлар арасыннан ихтыяриларны Украинадагы сугышка җибәрү турында сөйләшүләре хәбәр ителде.

▪️Шул ук вакытта Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итүләре билгеле булды. Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар. "Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк", дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.

@azatliqradiosi
  • 🤯 5
  • 🎉 3
More from @azatliqradiosi
  1. Sep 28, 2026Германиядә татарча фатирник 25 сентябрьдә Майндагы Франкфурт шәһәрендә татарча фатирник уз…
  2. Sep 28, 2026❗️Европа берлеге Рөстәм Миңнехановка каршы санкцияләр кертте Татарстан президенты Рөстәм М…
  3. Sep 28, 2026Фәрит Абдулганиев Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе итеп сайланды Татарстан парламентының бүге…
  4. Sep 28, 2026Украинага каршы баскын сугышта катнашкан генерал Александр Лапин Татарстанның вице-премьер…
  5. Sep 28, 2026Хисап пулаты Русиянең нефть-газ керемнәре быел 18 процентка кимиячәк дип фаразлый 2026 елд…
  6. Sep 27, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →