Саба районы Шәмәрдән авылында Cessna-172 очкычы төшү нәтиҗәсендә һәлак булган курсант Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин белән эшләгән.
“Baza” язуынча, 39 яшьлек Владимир Ж «Авиатор» авиация хосусый мәктәбенең икенче курсында укыган һәм 12 сентябрьдә беренче тапкыр очкан. Аның белән бергә дистә елга якын бу өлкәдә эшләгән тәҗрибәле инструктор Олег Г булган.
Очыш вакытында очкыч телевидение каланчасына тиеп киткән һәм җиргә төшеп, икесе дә һәлак булган.
@azatliqradiosi
Post #31749
266
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Татарстанда җиңел моторлы очкыч авылдагы йорт бакчасына төшкән, ике кеше һәлак булган Саба районы Шәмәрдән авылында Cessna-172 очкычы төшеп, андагы ике кеше һәлак булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, җирдә беркемгә дә зыян килмәгән. Вакыйганың…
- 🎉 4
- 😢 2
- ❤ 1