Аннексияләнгән Кырымда хиҗаплы мөслимәләргә һөҗүмнәр арткан
Күптән түгел мондый ике очрак теркәлгән. Бу хакта кырымтатар активисты Лутфие Зудиева Facebook-тагы сәхифәсендә язды.
31 июльдә Бакчасарайдагы балалар мәйданчыгында бер хатын-кыз өч бала анасы булган мөслимәгә ташланган, кырымтатарларга карата мыскыллы сүзләр кычкырган һәм аларны юк итү белән янаган.
Кешеләр полиция чакыргач, әлеге хатын киткән, әмма бераздан кулына пычак тотып әйләнеп кайткан һәм өч балалы анага ярдәм итәргә тырышкан икенче хатын-кызга яный башлаган.
Мөслимә соңрак Русия контролендәге Кырым полициясенә һәм прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Әмма бу хәлне милләтара низаг түгел, ә вак хулиганлык кына дип бәяләргә мөмкиннәр диелә.
Моңа охшаш очрак быел июньдә дә булган. Кырымның Ленин районында яшәүче ирле-хатынлы пар талаш вакытында кырымтатар мөслимәсенең яулыгын тартып алырга омтылган. Мәхкәмә аларны вак хулиганлыкта гына гаепле дип тапкан. Шуннан соң да әлеге ирле-хатынлы гаилә мөслимәне мыскыллауны дәвам иткән.
▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими күзәтелә. Хокук яклаучылар һәм активистлар белдерүенчә, Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр аркасында эзәрлекли, чөнки аларның күпчелеге ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы чыкты.
▪️Русиядә тыелган, әмма Украинада тыелмаган «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы белән бәйле эзәрлекләүләр аеруча күп.
▪️2023 елда 13 елга хөкем ителгән, икенче төркем инвалид булган өлкән яшьтәге Җемил Гафаров тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле төрмәдә вафат булды. Русия мәхкәмәсе аны «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан иде.
@azatliqradiosi
Post #31483
287
- 😢 7
- 🤯 1
- 🤬 1