Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 август, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
📍Татарстанда өченче көн рәттән дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Казан, Түбән Кама һәм Бөгелмә һава аланнары вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми.
📍Ярославль өлкәсендә дроннар һөҗүм итү нәтиҗәсендә «Славнефть-ЯНОС» нефть эшкәртү корылмасында янгын башланган. Бу хакта Supernova+ телеграм каналы хәбәр итә. Өлкә губернаторы сүзләренчә, бер шәхси йортка зыян килгән, күпкатлы йортларның тәрәзәләре ватылган.
📍Курски өлкәсендә дронның шәхси йортка килеп төшүе нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Хинштейн хәбәр итте. Өч кеше авыр хәлдә.
📍Самардагы алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстанның элекке вице-премьеры Алан Марзаевка чыгарылган карарны үз көчендә калдырган. Бу хакта РБК Уфа хәбәр итә. Марзаев зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп 13 ел кырыс тәртипле колониягә һәм 561 миллион сум штрафка хөкем ителгән иде.
📍25-30 августта Казанның Кабан Күле буенда Печән базары узачак. Чара Казанда 2013 елдан бирле оештырыла.
@azatliqradiosi
Post #31478
315
- 👍 1
- 🔥 1