Дроннар Уфага һөҗүм итте
Беренчел мәгълүматларга күрә, "Башнефть"нең нефть эшкәртү корылмаларының берсендә янгын чыккан
Һөҗүм турында Exilenova+ һәм Supernova+ телеграм-каналлары хәбәр итте.
Рәсмиләр әлегә һөҗүм турында белдермәде.
Бу — соңгы биш көндә Уфадагы нефть эшкәртү корылмаларына ясалган өченче һөҗүм. Моңа кадәр дроннар "Башнефть"кә 1 һәм 2 августта һөҗүм иткән иде.
▪️"Башнефть" ширкәте Уфаның төньяк сәнәгать мәйданында бер-берсенә бик якын урнашкан өч нефть эшкәртү заводы белән идарә итә: «Башнефть-Уфанефтехим», «Башнефть-Новойл» һәм «Башнефть-УНПЗ».
@azatliqradiosi
Post #31475
320