TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31399 413
Көн язмасы: ЕИХО Русияне милли халыклар хокукларын үтәмәүдә гаепләгән резолюция кабул итте

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (OSCE, урысча – ОБСЕ) әһәмиятле резолюция кабул итте. "Русия Федерациясендәге милли азчылыклар һәм асаба халыкларның хәле" резолюциясен Литва сәясәтчесе, Литва парламенты вәкиле Русланас Барановас тәкъдим иткән.

Документ турыдан туры Русия хакимиятен көчләп урыслаштыруда, халыкларны дискриминацияләү һәм аларның кеше хокукларын бозуда, мәдәни, тел, дини һәм икътисади ирекләрнең бозылуда, милли активистлар белән хокук яклаучыларны эзәрлекләүдә гаепли.

Сәясәт белгече, "Татар шурасы" координаторы Руслан Айсин хәзер үк булмаса да, киләчәктә бу документтан файда булачак дип саный.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта ул проблемнарны Русия эчендә чишү гаять катлаулы, чөнки Мәскәү халыкара түгел хәтта үз кануннарын да үтәми.

"Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" җитәкчесе Руслан Габбасов бу резолюция бик йомшак язылган дип бәяли.

"Монда мин бары тик "без борчылабыз", "без хәвефләнәбез" кебек сүзләр генә күрдем. Хакимият гамәлләренә карата кырыс тәнкыйть юк, барысы да бик йомшак һәм читләтеп әйтелгән", ди ул.

Татарстан Мөстәкыйльлек Комитеты җитәкчесе Аида Габдрахманова сүзләренчә, бу документ татар-башкортлар өчен әһәмиятле.

"Практик яктан караганда, бу резолюция Русия юридик яктан мәҗбүри көчкә ия түгел, чөнки ЕИХО Парламент ассамблеясы документлары киңәш рәвешендәге характерга ия. Әмма аның стратегик әһәмиятен бәяләп бетергесез", ди.

Документта нәрсә әйтелә соң? Бу хакта👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы ЕИХО Русияне милли халыклар хокукларын үтәмәүдә гаепләгән резолюция кабул итте Европаның абруйлы оешмасы Русиядәге җирле халыкларны урыслаштыру һәм милләтләр хокукларын кысуда гаепли. Азатлык сөйләшкән белгечләрнең документка карашлары төрле. Кемдер аның файдасы һичшиксез булачак дип санаса, икенчеләре буш куык дигән фикердә.
  • 🔥 5
  • ❤‍🔥 2
  • 👍 2
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →