TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31338 331
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 16 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия армиясенең Киевка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, биш кеше яраланган дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔸Ярославль өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итә.

🔸Дроннар Сарыртау өлкәсенең Энгельс шәһәренә һөҗүм иткән. Дрон 25 катлы торак йортка бәрелгән. Бу хакта украин мониторинг каналлары яза. Йорт Энгельстагы хәрби аэродромнан ике чакрым ераклыкта урнашкан. Өлкә губернаторы һөҗүм булуын раслады, әмма аның аэродромга ясалганын әйтмәде. Бары "гражданнар инфраструктурасы"ның зыян күрүен һәм җәрәхәтләнүчеләр булмавын әйтте. Exilenova+ мәгълүматларынча, дрон аэродромга төшкәч очкычлар тора торган урында янгын чыккан булуы ихтимал.

🔸Русия Һиндстанның нефть эшкәртү ширкәтләреннән бензин җибәрү күләмен арттыруны сораган. Бу хакта Reuters агентлыгы яза.

🔸Греция Европа берлегенең 21нче санкцияләр пакетын томалаган. Әлеге санкцияләр Русиянең сыекландырылган табигый газын өченче илләргә ташуны тыюны да үз эченә ала. Financial Times басмасы чыганакларга сылтанып язуынча, моңа сәбәп булып "Ямал СПГ" Арктика заводыннан чимал ташуга махсуслашкан грекның Dynagas кораблар ширкәте мәнфәгатьләре тора.

🔸Укытучыларга тәртип бозган өчен укучыны дәрестән куып чыгару тыелачак. Әлеге карарны Русия мәгариф министрлыгы раслаган. Моның урынына тәртип бозган укучыларны мәктәптәге махсус белгеч белән сөйләшүгә җибәрәчәкләр, ә укытучы әти-әнисе белән сөйләшәчәк. Әлеге кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.

@azatliqradiosi
  • ❤ 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →