Көн язмасы: Варшауда башкорт сәяси тоткыннарны искә алдылар
Польшаның башкаласы Варшауда башкорт сәяси тоткыннарга багышланган фотокүргәзмә ачылды.
Биредә Баймак эше нигезендә төрмәдә утыручылар да, аңа кадәр дә фикерләре өчен кулга алынып зинданга утыртылган шәхесләрнең рәсемнәре, алар турында мәгълүмат бар. Башкортлар Русиядәге асаба халыкларыннан Путин режимының басымын үз җилкәсендә ныклап татыган милләт булып санала. Бу хакта Варшауда ачылган фотокүргәзмә вакытында да әйтелде. Аны оештыручылар - Азат милләтләр Лигасы.
Фотокүргәзмә шәһәрнең үзәгендә, Krakowskie Przedmieście дигән җирдә эшли. Анда берничә стенд куелган. Һәрберсендә бүген төрмәдә утыручы сәяси тоткыннарның фотолары урнаштырылган, алар турында мәгълүмат язылган. Араларында Фаил Алсынов, Айрат Дилмөхәммәтов, Баймак эше нигезендә хөкем ителүче Әлфинур Рәхмәтуллина, Сания һәм Данис Үзәнбаевлар һәм башкалар бар. Мәгълүмат поляк телендә язылган. Күргәзмә "Башкортстан: сезнең һәм безнең азатлык өчен" дигән шигар астында уза.
“Бу күргәзмә шәһәрдән шәһәргә күчеп йөри алса, моңа ирешә алсак, әйбәт булыр иде”, ди чарада катнашкан Башкорт комитеты әгъзасы, АКШта яшәүче активист Айгөл Лайон.
Аның фикерләре турында күбрәк👉 монда укыгыз.
@azatliqradiosi
Post #31337
781