Новосибирскида шәһәр халкы 70 яшьлек элекке сәяси тоткын Таһир Арслановны котлар өчен 50 мең сум акча җыйган
Арсланов колониядән 1 июнь көнне чыкты. Акча җыюны Новосибирски шәһәр шурасының элекке депутаты Светлана Каверзина башлады.
Апелляция мәхкәмәсе Арслановның хөкем карарын ике айга кыскартты.
Росфинмониторинг Таһир Арслановны экстремист һәм террорчылар исемлегенә керткән иде. Аны әлеге исемлектән колониядән азат ителгәч дә төшермәгәннәр. Шуңа Арсланов хисабыннан аена 10 мең сумнан да күбрәк акча ала алмый.
2023 елның августында мәхкәмә Вконтактеда сугышка каршы язган Арслановны өч ел колониягә хөкем итте. Ул күрше булган дәүләткә бәреп керүне "Кремль фашистларының яулап алу сугышы" дип атаган иде һәм хәрби комиссариатларны яндырырга чакырды. Мәхкәмә Арслановны террорчылыкка һәм киңкүләм тәртипсезлеккә чакыруда гаепле дип тапты. Бу хакта Азатлык Радиосы язды.
Арслановның кызының Киевта яшәвен һәм сугыш башлангач бомбадан качу урыннарында яшеренүен әйткән иде.
@azatliqradiosi
Post #31336
306