TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31331 298
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Якутия парламенты - Ил Тумэн депутаты Алкесандр Ивановны әңгәмә вакытында киләчәктә Якутиягә Русиядән аерылу әйбәт булыр иде дигән сүзләре өчен эзәрлекли башлаганнар. Иванов әйтүенчә, 1990нчы елларда Якутия бәйсезлек мәсьәләсен тикшергән, әмма "халык әзер"…
Саха халкы хокуклары бозылыу тутында сөйлүче Якутиянең элекке депутаты икенче штраф салынганнан соң илдән киткән

Якутия парламентының элекке депутаты, хакимият тарафыннан "ят агент" дип танылган Александр Иванов Русиядән китте. Бу хакта "Люди Байкала" хәбәр итә.

15 июнь көнне Якутскидагы мәхкәмә сәясәтчене хакимияткә нәфрәт тудыру маддәсе нигезендә 20 мең сум штрафка тартты.
Иванов белдерүенчә, илдән китәргә дуслары киңәш иткән, әмма тиздән кайтырга исәпли.

Штраф Ивановның Алтай республикасындагы чыгышы видеоязмасы өчен салынган. Анда сәясәтче төрки халыкларның мәдәни бердәмлеге турында фикер йөртә, җирле үзидарәнең мөмкинлекләре киметелүен тәнкыйтьли һәм ил җитәкчелеген тарихны бозып күрсәтүдә гаепли. Лингвистик экспертиза нәтиҗәсендә әлеге видеоязмада федераль хакимиятнең "төрки халыкларның дошманы" буларак тасвирлануы турында нәтиҗә ясалган.

Февральдә Якутия парламенты - Ил Тумэн депутатлары Ивановка каршы гариза язды. Моңа Ивановның видеоязмада "саха халкы ирексез", ә Якутиядә кайчак "ана телен өйрәнүне тыялар" дигән сүзләре сәбәп булган. 27 февральдә Ивановны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр.

Мартта аны илнең бөтенлеген бозу чакыруда гаепләп 90 мең сум штрафка тартканнар иде. Моннан тыш депутатлык мандатын алдылар. Әлеге мәсьәлә каралганда Ивановның үзен утырышка кертмәделәр.

@azatliqradiosi
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →