⚡️Башкортстанның Салават шәһәре сәнәгать зонасына дроннар һөҗүм итте
ASTRA телеграм-каналының OSINT-мәгълүматларына караганда, һөҗүм Русиянең иң зур нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексларының берсе булган "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә ясалган. Нәтиҗәдә янгын чыккан.
Шулай ук басманың OSINT анализына күрә «Роснефть-Опт» нефть базасы ширкәтендә дә янгын чыккан булуы ихтимал.
Республика башлыгы Радий Хәбиров Салаватның сәнәгать зонасына һөҗүм булуын раслады, әмма аның кайсы ширкәткә ясалуын әйтмәде. Хәбиров белдерүенчә, дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә берничә урында ут чыккан.
"Зыян күрүчеләр юк", диде ул.
▪️Бүген иртән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфа һава аланы очкычларны кабул итмәде һәм җибәрмәде.
▪️Узган елның 24 сентябрендә "Газпром нефтехим Салават" ширкәтенә һөҗүм ясалган иде инде.
▪️Салават шәһәре Украина чигеннән 1400 чакрым ераклыкта урнашкан.
@azatliqradiosi
Post #31327
321