12 июльдә Удмуртиянең дәүләт шурасы бинасы янында туган телен яклап үз-үзенә кул салган удмурт галиме Альберт Разинны искә алу чарасы узды
Исән булса, Разинга 12 июнь көнне 86 яшь тулыр иде.
Азатлык Радиосы чыганаклары хәбәр итүенчә, чараны удмурт милли хәрәкәте вәкилләре оештырган. Анда Татарстаннан да бер төркем татар милләтпәрвәрләре катнашкан.
Разинның үз-үзенә ут төрткән урынга чәчәкләр салганнар һәм ул фаҗига көнен искә алганнар.
Аннары халык удмуртларның милли-этнографик йортка җыелган. Бу йорт Альберт Разин җитәкчелегендә төзелгән булган.
Урманда дини әһелләр белән халык катнашында искә алу йоласы узган.
Моннан тыш зур аш мәҗлесе оештырылган. Анда төрле яклардан килгән 100дән артык кеше катнашкан. Удмурт җырлары башкарылган. Удмурт кызы “Туган тел”не башкарган һәм аңа чарада катнашучылар да кушылган.
▪️Альберт Разин 2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде.
Post #31326
687

- ❤ 13
- 🔥 3
- 😢 1