“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентларны дроннар җыюга “Дроннар сугышы: Украина” симуляторы аша җәлеп итә
“Алабуга” махсус икътисад зонасы студентлар арасыннан киләчәктә хезмәткәрләрне эзләү һәм сайлап алу өчен “Дроннар сугышы: Украина” тактик симуляторын һәм зур кибертурнирларны куллана. Бу хакта T-invariant яза.
Беренче карашка, «Дроннар сугышы: Украина» гадәти тактик уен. Аңа патент «Алабуга» махсус икътисади зонасының мөдире Тимур Шәһивәлиев исеменә теркәлгән. Продукт баштан ук халыкара аудиториягә исәпләнгән һәм өч телдә — инглиз, урыс һәм кытай телләрендә тәкъдим ителә.
Уен аша махсус икътисади зона җитәкчелеге студентларны «Сталин лачыннары» проектына җәлеп итә. Әлеге инициативаның рәсми сәхифәсендә инженер-конструкторлар, бүлекчә командирлары һәм «Герань» дроннары операторлары өчен реаль вакансияләр урнаштырылган.
T-invariant язуынча, уен аша хезмәткәрләр җәлеп итү моделе инде әйдәп баручы университетларда һәм зур киберспорт мәйданчыкларында актив рәвештә кулланыла. Апрель ахырында Мәскәүдәге югары икътисад мәктәбендә (НИУ ВШЭ) «Сталин лачыннары» оештырган дроннар белән идарә итү турниры узган. Анда катнашу өчен башта «Дроннар сугышы: Украина» уенында сайлап алу этабын үтәргә һәм Русия ягында уйнап, реаль вакыт режимындагы ялгыз уенда җиңәргә кирәк булган.
▪️Русиянең Украинага каршы баскын сугышы башланганнан соң, Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Иранның Shahed дроннарын (Русиядә "Герань-2" дип атала) җитештерү башланды. "Алабуга Политех" студентлары да бу дроннарны җыюга җәлеп ителә диелде.
@azatliqradiosi
Post #31316
323
- 🤬 2