Татарстанда бер ирне дрон һөҗүме урыныннан видео чыгарганы өчен тоткарлаганнар
Татарстанда полиция хезмәткәрләре Түбән Камада яшәүче 33 яшьлек ирне тоткарлаган. Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итенчә, ир мессенджерларның берсендә райондагы сәнәгать ширкәтенә дрон һөҗүменнән соңгы күренешләр төшерелгән видеоны чыгарган.
Министрлык мәгълүматларына караганда, ирне экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре ачыклаган.
Тоткарланган кеше аңлатуынча, һөҗүм булган вакытта ул ширкәт җирлегендә булган, хәлне видеога төшергән һәм язманы ачык чатка урнаштырган. Соңрак, язмага тискәре фикерләр языла башлагач, ул аны бетергән.
Иргә карата прокурор кисәтүе чыгарылган. Анда канун таләпләрен бозуга юл куймау турында рәсми рәвештә искәртелгән.
🔻Татарстанда дроннар, шулай ук һава һөҗүменнән саклану системнары (ПВО) эше турында мәгълүматны, шул исәптән фото һәм видеоларны, киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта бастыру һәм тарату рәсми рәвештә тыелган.
🔻Хакимият вәкилләре мондый язмалар хәрби көчләрнең урнашкан урыннарын ачыкларга мөмкин һәм кабат һөҗүмнәр ясауга ярдәм итәргә мөмкин дип кисәтә.
🔻Әлеге тыюны бозган өчен административ җаваплылык каралган. Физик затлар өчен штраф күләме 1 мең сумнан 4 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.
🔻Түбән Кама нефть һәм химия ширкәтләренә һәм гомумән, Русиядәге стратегик ширкәтләргә Украина кораллы көчләре даими рәвештә һөҗүм итеп тора.
Бу Русиянең Украинага ясалган һөҗүмнәренә җавап итеп эшләнә.
Post #31305
299