TGViewer
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы @azatliqradiosi · 2.51K subscribers
Post #31302 286
“Хочу найти” проекты: 2026 елда Русия хәрбиләрен эзләү турындагы һәр җиденче мөрәҗәгать 18-25 яшьлекләргә карый

Украинаның "Хочу найти" проекты вәкилләре "Новая-Европа" басмасына белдерүенчә, 2026 елда Украинага каршы сугышта югалган 25 яшькә кадәрге Русия хәрбиләрен эзләү турындагы гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 15 проценттан артыгын тәшкил итә.

2024 елда бу күрсәткеч 8,5 проценты булган.

Шул ук елның августында Русия хәрби хезмәткә чакырылучыларны (срочникларны) Курски өлкәсенә җибәрде. Һәм моннан соң 18-24 яшьлекләрне эзләү мөрәҗәгатьләре 16% кадәр артты дип белдергәннәр “Хочу найти” проектында.

2025 елда әлеге күрсәткеч барлык мөрәҗәгатьләрнең 13 % тәшкил иткән.

🔻Русия хәрби идарәсе срочниклар Украина сугышында катнашмый дип белдерсә дә, аларны контракт имзаларга мәҗбүр итүләре турында билгеле. Курски өлкәсендә 2024 елның көзендә ким дигәндә 60 срочник һәлак булды, шул кадәр кеше эзсез югалды.
  • ❤ 4
  • 🌭 1
More from @azatliqradiosi
  1. Oct 11, 2026🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Tel…
  2. Oct 11, 2026💚 Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 36 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә…
  3. Oct 11, 2026Бүген сезгә Казанны яулап алу тарихыннан җиде факт тәкъдим итәбез. 2020 елда тарих фәннәре…
  4. Oct 10, 2026Татар һәм бәрәңге: Әйдә!Online проекты подкастының яңа чыгарылышы. Римма һәм Айнур татарла…
  5. Oct 10, 2026Казан ханлыгын басып алу: татар хәтерен ничек бетерәләр? Башта Ирек мәйданыннан Сөембикә м…
  6. Oct 9, 2026Германиянең Мигрантлар һәм качаклар эшен караучы федераль идарәсе Русиядә татар активистла…
Threads Profile ViewerView any public Threads profile without an account.Open ThreadLook →Writing with AI? Make it sound human.Metric37 rewrites AI drafts so they read naturally. Free AI detector, 1,500 words free.Try Metric37 →